Кичә Татарстан башкаласында һава +24,1 градуска кадәр җылынды
Татарстан башкаласында яңа температура рекорды теркәлде – һава температурасы +24,1 градуска кадәр күтәрелде. Алдагы абсолют рекорд Казанда 1975 елда теркәлгән һәм +22,8 градус тәшкил иткән.
Синоптиклар фаразлавынча, 25 һәм 26 апрельдә республикада яшәүчеләрне тотрыксыз һава торышы, 15 – 17 м/с тизлектә җил, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. 26 апрельдә республиканың көнбатыш районнарында салкыная, көндез һава температурасы +15..+18 градуска кадәр төшәчәк. Төнге сәгатьләрдә аерым районнарда томан булырга мөмкин.
27 һәм 28 апрель көннәрендә Татарстан салкынайтуны көтә, ул көчле төньяк җиле белән 15 – 17 м/с ка кадәр барачак. 27 апрельдә төнге сәгатьләрдә һава температурасы +1..+6 градуска кадәр төшәчәк, көндез термометр баганалары +4..+9 градустан югары күтәрелмәячәк. Республиканың көнчыгышында +12 гә кадәр. 28 апрельдә төнлә термометр баганалары 0..-2 градус күрсәтәчәк, көндез температура +4..+9 градустан югары күтәрелмәячәк. Бозлавык булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Билгеләп үтик, ел башыннан Казанда берничә рекордлы температура теркәлгән. Шулай итеп, соңгысы 21 апрельдә булды, ул вакытта һава температурасы +22,5 градус тәшкил итте.