Кышкы әкият стилендә бизәлгән состав 29-нчы декабрьдән 13-нче гыйнварга кадәр йөрде.
Фото: «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). 29-нчы декабрьдән 13-нче гыйнварга кадәр 5-нче номерлы маршрут буенча яңа ел трамваенда 16,5 мең пассажир йөрде. Кышкы әкият стилендә бизәлгән состав ике атна эчендә 6154 км үтте, тулаем алганда трамвай 272 сәгать юлда булды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Урман әкияте стилистикасында Яңа ел трамваеның дизайны, бизәлешнең күп кенә элементлары кебек үк, махсус профессиональ декораторлык студиясе тарафыннан эшләнгән, ә күп кенә бизәү элементлары кулдан ясалган. Трамвай салонын шәһәр халкына һәм кунакларына теләкләр язылган зур постер бизәде: «2022 ел Сезгә бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен!».
Бишенче боҗралы маршрут очраклы сайланмаган – ул Россиядә иң озын, аның озынлыгы 34 км, ә юлдагы вакыт 1 сәгать 30 минут тәшкил итә.
Трамвайны бизәү инициативасы һәм халыкка яңа ел кәефен бүләк итү «БИЗНЕС Online» басмасына карый. Бу идеяне «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре хуплады.