Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.08.2020, 14:48

Казанда ТР Милли китапханәсе капиталь төзекләндерү ясалган Милли-мәдәни үзәк бинасына күчте

Бүген мәртәбәле кунаклар яңартылган бинаны карап чыктылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт ясалган Милли-мәдәни үзәк бинасына күчкән Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә булды.

Аның белән бергә бинаны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчсе Әсгат Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова карадылар.

Рөстәм Миңнеханов яңартылган бинаны карап чыкты: татар язуы тарихына багышланган инсталляция белән танышты, «Татарстан 100: элек һәм хәзер» китабы күргәзмәсен карады, тавыш яздыру студиясендә булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матубгат хезмәте.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бердәм мәдәни киңлекне тәшкил итә. Күргәзмә мәйданчыклары, коворкинг һәм һәркем өчен яраклы киңлекләр бар. Шулай ук сирәк һәм борынгы китап фондларын саклау һәм торгызу өчен шартлар тудырылган.

Рөстәм Миңнехановка әлеге урынның техник мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Трансформацияләнә торган зал кыска вакыт эчендә төрле форматта чаралар уздырырга мөмкинлек бирә. Төп юнәлеш – театр сәнгате. Мәйданчык «Угол» иҗат лабораториясе һәм «Әлиф» иҗат берләшмәсе резиденциясе булачак.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентына борынгы китаплар, кулъязмалар һәм фотографияләр күргәзмәсен күрсәттеләр

Марат Хөснуллин капремонт нәтиҗәләрен югары бәяләде. «Бу – югары дәрәҗәдәге мәдәният һәм мәгариф объекты. Республика җитәкчелегенә эзлекле сәясәте өчен рәхмәт белдерәсем килә».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан төзелүнең 100 еллыгы кысаларында республикада күп кенә социаль һәм мәдәни объектлар ачыла, шуларның берсе – Милли-мәдәни үзәк.

Татарстан Республикасы Президенты татарстанлыларны Республика Көне белән котлады һәм аларга барлык башлангычларында да уңышлар теләде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә оештырылган чараларның берсендә – Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген тапшыру тантанасында катнашты.

Фоторепортаж
Казанда ТР Милли китапханәсе капиталь төзекләндерү ясалган Милли-мәдәни үзәк бинасына күчте
Барлык яңалыклар