Эшкуарлар шәһәргә бурычларын 813 агач, озынлыгы 183 м тәшкил иткән куаклык һәм 70 мең кв метрдан артык газон рәвешендә кайтарганнар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче февраль, Екатерина Виславская). 2017 елда Казанның Административ-техник инспекциясенә Башкарма комитетның яшеллекне компенсацион утырту турындагы карарлары үтәлешен тикшерү йөкләнде. Илур Метшин каршында хисап тоту барышында Административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов хәбәр иткәнчә, элек әлеге төр эш башкарылмаган.
2013 елдан Башкарма комитетның компенсацион утырту турындагы 476 карары чыккан. 75 үтәлмәгән карар буенча 3 меңнән артык агач һәм куаклар, 185 метр куаклык, 90 меңнән артык кв.м газон утыртылмаган булган. Башкарылган эш нәтиҗәсендә юридик һәм физик затлар тарафыннан 813 агач, озынлыгы 183 м тәшкил иткән куаклыклар һәм 70 мең кв метрдан артык газон утыртылуы актлар белән расланган. Гаепле затларга карата административ хокук бозу турында 10 материал төзелгән.