Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2019, 08:52

Казанда «Татарстан урманнарын саклыйк!» ХІI ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Конкурста шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче һәм мәктәптә укучы 1600 бала катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Казанда «Татарстан урманнарын саклыйк!» ХІІ ачык конкурсына йомгак ясадылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узган ялларда «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР дәүләт казна учреждениесе базасында узды. 2018 елның 22-нче ноябреннән 5-нче мартына кадәр узган конкурста Казанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче һәм мәктәптә укучы 1600 бала катнашты.

Яшь җиңүчеләрне ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшләре идарәчесе Илгизәр Зарипов, «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР дәүләт казна учреждениесенең җитәкче-урманчысы Илнур Кәшәфиев, «Шәһәр яны укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ТР дәүләт бюджет учреждениесе директоры Алексей Александров һәм «Урман янгыннары үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Айрат Әхмәров бүләкләде.

И.Зарипов билгеләп үткәнчә, конкурста катнашучылар саны елдан-ел арта бара. «“Татарстан урманнарын саклыйк!”конкурсында катнашуның уңай динамикасы безне сөендерә. Узган ел конкурска 1000 эш килгән булса, быел – 1600. Бу күрсәткеч - урман хуҗалыгы тармагына карата кызыксынуның елдан-ел арта баруын күрсәтүче чын дәлил. Конкурста җиңүчеләргә һәм катнашучыларга чын күңелдән укуларында уңышлар һәм яңа җиңүләр телим», - дип котлады җиңүчеләрне И.Зарипов.

Шулай итеп, «Татарстанның гүзәл урманнарын саклыйк» номинациясендә катнашучылар рәсемнәр ясарга тиеш иделәр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «314-нче балалар бакчасы»ннан Елизавета Липкович җиңде, икенче урын - «207-нче балалар бакчасы» ннан Евангелина Краснова, өченче урын – «130-нчы балалар бакчасы»ннан Дарья Холодновада.

1-5-нче сыйныф укучылары арасында «алтын»ны «34-нче мәктәп»нең 1 «А» сыйныфы укучысы Мөслимә Хәбибуллина яулады, икенче урынны «181-нче күппрофильле мәктәп»нең 5 «Д» сыйныф укучысы Мария Соснина алды, җиңүчеләр өчлеген «Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге 116-нчы лицей»ның 2 сыйныф укучысы Эвелина Кыяметдинова йомгаклый.

6-11 сыйныф укучылары арасында 150-нче мәктәпнең 6 «А» сыйныфы укучысы Максим Зарипов җиңү яулады, 94-нче мәктәпнең 8 «А» сыйныфы укучысы Дилноза Солтанкулова «көмеш» яулады, өченче урын 94-нче гимназиянең 6 «Б» сыйныфы укучысы Ангелина Галинага бирелде.

«Урман – минем яшел дустым» номинациясендә катнашучылар табигый материаллардан кулдан ясалган әйберләр тәкъдим иттеләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «255-нче балалар бакчасы»ннан Яромир Йосыпов җиңде, икенче урынны «382-нче балалар бакчасы»ннан Кирилл Григорьев яулады, өченче урынны «147-нче балалар бакчасы» урта төркеменең коллектив эше алды.

1-5-нче сыйныф укучыларына килгәндә, җиңүне 89-нчы мәктәпнең 3 «Б» сыйныф укучысы Ангелина Фәттахова яулады, икенче урында - муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 1 «А» сыйныфы укучысы.

Барлык яңалыклар