Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.09.2021, 10:48

Казанда табигать белеме өлкәсендәге яшь галимнәрне бүләкләделәр

Завойский исемендәге премия ел саен күренекле физикның туган көнендә тапшырыла.

Фото: Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). Казанда Евгений Завойский исемендәге Казан премиясенә йомгак ясадылар. Табигать белеме өлкәсендәге яшь галимнәргә әлеге өлкәне үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләр тапшырылды.

Быел премиягә Казан федераль университетының Физика институтына караган С.А.Альтшулер исемендәге магнит радиоспектроскопиясе һәм квант электроникасы фәнни-тикшеренү лабораториясе проектының баш инженеры Максим Пудовкин лаек булды. Ул конкурска «Люминесцентные температурные сенсоры на основе наночастиц Pr3+:LaF3: синтез, характеризация и биологическая активность» хезмәтен тәкъдим итте.

Икенче дәрәҗә диплом белән КФУның Физика институтының гомуми физика кафедрасы доценты Айрат Кыямов бүләкләнде, ул «Магнитные и упругие свойства ковалентного цепочечного антиферромагнетика RbFeSe2» темасына тикшеренү үткәрде. Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институтында укучы Валерия Воробьева «ЭПР исследование дендримерных комплексов Fe(III)» хезмәте өчен өченче дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Шулай ук финалистлар арасына КФУдан Гадел Гарифуллин һәм Фәдис Мурзаханов, КНИТУ-КАИдан Люция Хәйруллина керде.

Исегезгә төшерәбез, Завойский исемендәге премия 1997 елдан эксперименталь, теоретик һәм гамәли физикада ирешкән зур казанышлар өчен бирелә. Ул ел саен күренекле галимнең туган көнендә тапшырыла. Премияне оештыручылар булып Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан федераль университеты һәм Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты тора.

Барлык яңалыклар