Конкурс 16 номинация буенча узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Казанда муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кичә «Московский» мәдәни үзәгендә булды. Анда шәһәр хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче муниципаль хезмәткәрләр катнашты.
Конкурс 16 номинация буенча узды. Елның иң яхшы җитәкчесе дип Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов танылды.
Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова «Кунакчыллык» номинациясендә җиңүче – Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе бүлеге башлыгы Рөстәм Сагадеевны бүләкләде.
«Тугрылык һәм ышаныч» номинациясендә җиңүне Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының бүлек җитәкчесе Ирина Якимова яулады, бүләкне аңа Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева бирде.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин «Ел ачышы» номинациясендә җиңгән Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе бүлеге башлыгы Ольга Куприяновага һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе бүлеге башлыгы Розалия Хәсәновага («Иң яхшы остаз» номинациясе) бүләкләр тапшырды.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров «Социаль өлкәне үстерү өчен» номинациясендә җиңүче Мәгариф идарәсе җитәкчесе Минзәлия Закировага, шулай ук «Елның иң яхшы спортчысы» номинациясендә җиңүче Физик культура һәм спорт комитетының баш белгече Динара Насыйбуллинага бүләк ирештерде.
Шулай ук конкурсның башка номинацияләрендә җиңгән муниципаль хезмәткәрләр дә бүләкләнде.
«Җиңүчеләрне котлыйм һәм сезгә киләчәктә дә һөнәри уңышлар, гаилә иминлеге, нык сәламәтлек һәм бәхет телим!» - диде Д.Калинкин.
Тантанада катнашучылар алдында шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары Искәндәр Гыйниятуллин, Радик Шәфигуллин, Илдар Шакиров, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин һәм башкалар катнашты.