Бу хакта килешүгә Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов кул куйдылар
Фото: Денис Гордийко
Предприятие базасында төрле юнәлешләр буенча белгечләр әзерләргә планлаштыралар, шул исәптән металларны кисеп эшкәртү, авиация техникасын эксплуатацияләү, мехатроника, электроника, аддитив технологияләр.
«Үзәктә 38 һөнәр буенча укыту планлаштырыла. Төбәктә токарьлар, фрезерлаучылар, электромонтерлар, программа белән идарә ителә торган станоклар һәм манипуляторларны көйләүчеләр, станок һәм слесарьлык эшләрен контрольдә тотучылар, хисаплы программалы идарә белән станок операторлары һәм башка белгечләр әзерләнәчәк. Әзерлек программалары предприятие ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнгән», – диелә дәүләт корпорациясе хәбәрендә.
Чыгарылыш укучыларын озак адаптациясез һәм яңадан укытусыз реаль мәсьәләләрне хәл итүгә әзерләячәкләр. Шул ук вакытта үзәк укучылары берьюлы берничә эшче һөнәрен үзләштерә алачак.
«Җитештерү-укыту үзәген ачу Татарстанда югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләү системасын төзергә мөмкинлек бирәчәк. Биредә меңләгән студентлар белем ала алачак. Алар югары стипендия алачаклар, кирәкле һөнәрләрне үзләштерәчәкләр һәм амбициоз проектларны гамәлгә ашыруга өлеш кертәчәкләр», – дип җиткерә Сергей Чемезов. Төбәк хакимиятләре белән партнерлыкта шундый ук эш Мәскәүдә, Уфада, Пермьдә, Рыбинскида һәм илнең башка шәһәрләрендә уңышлы алып барыла. Шулай ук үзәк базасында квалификацияне күтәрү һәм гамәлдәге персоналны яңадан әзерләү башкарылачак.
Җитештерү-укыту үзәгенә укучыларны беренче тапкыр җыю П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте студентларынннан, шулай ук предприятие хезмәткәрләреннән Казан вертолет заводы мәнфәгатьләрендә башкарыла. Алар инде теоретик дәресләргә керешкән, ә программа буенча практик укуны яңа үзәктә дәвам итәчәкләр.