Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.10.2020, 17:46

Казанда хәрби хезмәткә алынучыларны җыелу пунктларына җибәрү башлана

Көзге чакырылыш кампаниясенең барлык этаплары да санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып оештырылды.

Фото: Казан Башкарма комитеты аппаратының мобилизация бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Хәрби хезмәткә чакырылучыларны Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә озату этабы башланды. Татарстан Республикасының җыелу пунктына беренче планлы китерү 15-нче октябрьдә планлаштырыла.

Хәрби кампаниянең барлык этаплары санитар-эпидемиологик таләпләрне истә тотып оештырылды. Мәсәлән, Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары хәрби комиссариатының чакырылыш пунктында киртәләр контроле оештырылган, пропуск режимы гамәлгә ашырыла.

Вирус инфекцияләре таралуын булдырмау өчен, гражданнар һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре агымнарын аеру оештырылды, шәхси соста саклану чараларын куллану буенча таләпләрне үти, биналарны дезинфекцияләү һәм җилләтү үткәрелә, социаль дистанция саклана.

Татарстан җыелу пунктына беренче планлы рәвештә 10 кеше китерелергә тиеш, алар һөнәри психологик сайлап алу нәтиҗәләре һәм сәламәтлек торышы буенча Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары буенча хәрби хезмәткә чакырылганнар.

Җыелу пунктына озатылганчы 3 көн кала барлык хәрби хезмәткә чакырылучыларга коронавирус инфекциясен ачыклаучы тест үткәреләчәк. Шулай ук армиягә озатыр алдыннан тән температурасын үлчиләр, соңгы 3 айда салкын тию авырулары булу-булмау турында сораштыру үткәрелә. Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен мәҗбүри шарт булып башка илләрдән яки Россия субъектларыннан килгән һәм йогышлы авырулары булган шәһәр кешеләре, шул исәптән COVID-19 белән зарарланучылар белән контактта булмау тора.

Җыелу пунктына мәҗбүри санитар эшкәртү узган транспортта китерәләр – бу белешмә белән раслана. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да чакыру пунктында һәм автобуста битлек һәм перчаткаларда булачак.

ТР җыелу пунктында хәрби хезмәткә чакырылучыларга COVID-19-га тагын 2 тест ясалачак, шуннан соң алар контроль медицина тикшерүе узачак һәм Түбән Новгородта коры җир гаскәрләре командасына җибәреләчәк.

Барлык яңалыклар