Казанда алданган өлешчеләрнең проблемалы объектлары буенча эш дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU (8 август, Алсу Сафина). Казанда алданган өлешчеләрнең проблемалы объектлары буенча эш дәвам итә. Четаев урамындагы «Свей» төзелеш компаниясенең өченче йортын эскизлы проектлаштыру башланды, Нокса авышлыгында «Молодежный» торак комплексының беренче йортында эш графигы расланды. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетының төзелеш блогы буенча традицион киңәшмәсендә билгеле булды.
Киңәшмә башында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, элек ачыкланган җитешсезлекләрне бетергәннән соң, экспертиза «Альфа-Стройпроект» күп профильле компаниясенең өченче йорты өчен эшләнгән инсоляция буенча исәп-хисапларны һәм объектның максималь рөхсәт ителгән катларын килештерде, дип хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, «Свей» фирмасы» җаваплылыгы чикләнгнә җәмгыяте төзүчесенә үз вакытында 3 секцияле 9 катлы йорт төзүгә рөхсәт бирелгән иде, ләкин монда фатирлар 9 секцияле 18 катлы торак йорт буларак сатылган. Йорт төзелешен каркас салу барышында туктатканнар. Экспертиза белән расланган исәп-хисапларда объект төрле катлы 9 секцияле йорт тарафыннан тәкъдим ителгән. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары, «Альфа-Стройпроект» күп профильле компаниясе идарәчесе Ольга Россихинага мөрәҗәгать итеп: «Сез тәкъдим иткән күрсәткечләр экспертиза белән расланган, без алга таба кыю рәвештә адым ясый алабыз», – дип ассызыклады.
Техник-икътисади күрсәткечләр белән эскиз проектын эшләү киләсе этап булып торачак. Ольга Россихина 15-нче августта шәһәрнең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә эскиз проектын тәкъдим итәчәген җиткерде. Документлар 1-2 көн эчендә каралыр дип көтелә. Эскиз проекты расланганнан соң, проектлауга керешергә мөмкин булачак.
Азат Нигъмәтҗанов шулай ук Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә «Свей» йортының фасады буенча мәсьәләне эшләргә кушты. «Бу функциональ, матур һәм сыйфатлы булырга тиеш», - дип ассызыклады ул.
График буенча Чистай урамындагы 68-нче кварталда «Маг-строй» йортында эшләр дәвам итә, анда подрядчы - «Бриз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. «Фон»ның «Молодежный» торак комплексында, үз чиратында, «Ак таш» компаниясе беренче йорттагы эш графигын раслады. Искәртеп узабыз, узган атна ахырында «Ак таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Газинур Әхмәтов объектны төзү вакыты турында хәбәр итте – 20-нче сентябрьгә төзелеш-монтаж эшләре тәмамланыр дип көтелә, 30-нчы сентябрьгә объектның техник регламентларының һәм проект документларының таләпләренә туры килү-килмәве турында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге бәяләмәсе алыныр дип планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, «Фон» торак комплексының 20 катлы беренче йортын төзү эшенә «Ак таш» узган елның көзендә керешкән иде.
Шуның белән бергә проектлаучылар «Ак таш»ка проект документларын, аерым алганда, янгын сүндерү системасы, электр системасы һәм башка бүлекләргә кабат экспертиза үткәрү өчен кирәкле документларны тапшыралар.
«Фон»ның тагын бер объекты – «МЧС» торак комплексының икенче йорты – дәүләт экспертизасы смета документларын килештерде, дип сөйләде киңәшмәдә «Комосстрой Казан» җитәкчесе Денис Чайников. Килештерелгән документациягә кергән эшләрнең күләмен искә төшерде - «А» блогын тапшыру, «Б» блогында, шулай ук стилобат өлешле «А*» һәм «Б*» блок-секцияләрендә монолит эшләр башкару. Азат Нигъмәтҗанов Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсенә барлык детальләрне дә эшләп бетерергә кушты. «А» блогын тапшыру «Б» блок-секциясен монолит итеп ясаган очракта гына мөмкин. Ягъни «А» блок-секциясен тапшырганнан соң, халыкка: «Барыгыз, чыгыгыз әлегә, без ярты ел эшлибез», - дияргә туры киләчәк аннары. Бу мәсьәләләр башка күтәрелмәсен өчен яхшылап эшләргә кирәк», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
«МЧС» торак комплексының икенче йортын төзү 2012 елда «Фон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан башланды һәм 2016 ел ахырында тәмамланырга тиеш иде. Тапшыру вакыты берничә тапкыр күчерелде. Бер ел элек объект төзелешен яңадан башлап җибәрергә омтылганнар иде, ләкин финанслау булмау сәбәпле, эшләр туктатылды. Булачак подрядчы белән сөйләшүләр узган елның декабрендә алып барыла башлады. Быел Өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү республика фонды, «Фон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Комосстрой Казан махсуслаштырылган төзүче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Казанның Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе арасында килешү имзаланды.
Киңәшмәдә шулай ук Өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү республика фондының башкарма директоры Иван Новиков, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая, төзелеш һәм челтәр оешмалары, шәһәр хезмәтләре, "өлешче"ләрнең инициатив төркеме вәкилләре һәм башкалар катнашты.