В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хисаплар 1-нче сентябрьгә кадәр кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Запаста утыручы гражданнарны броньлау буенча шәһәр комиссиясе Казан оешмаларыннан хәрби исәпкә алу һәм броньлау буенча хисаплар кабул итә башлады.
2020 елда хәрби исәпкә алу һәм броньлау буенча хисап бирүне 1-нче сентябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Документларны 1996 елның 31-нче маеннан 61-ФЗ номерлы «Оборона турында» һәм 1997 елның 26-нчы февраленнән 31-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турында» Федераль законнары нигезендә тапшырырга кирәк.
Хисаплар бирү турында өстәмә мәгълүмат Броньлау буенча шәһәр комиссиясе сәхифәсендә урнаштырылган.