В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Милли утарлар беренче кунакларны өч шәһәр мәйданчыгында каршы алды инде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы июнь). Казанның өч мәйданчыгында – Мирный һәм Дәрвишләр поселокларында, шулай ук Аккош күле урман-парк зонасында Сабантуй бәйрәме башланды. Милли утарлар барлык локацияләрдә дә беренче кунакларны каршы алды инде. Казанлылар өчен Татарстан муниципаль районнары продукциясе, милли уеннар һәм иҗади мастер-класслар әзерләнгән.
10:00 сәгатьтә барлык мәйданчыкларда халык күңел ачулары, уеннар, иҗади мастер-класслар, кул эшләре ярминкәсе һәм спорт ярышлары белән бай концерт программасы башлана.
Мирный поселогындагы үзәк мәйданда театральләштерелгән прологта республиканың бию һәм вокал коллективлары, шулай ук татар эстрадасы йолдызлары – Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар катнашачак. Прологның темасы борынгы татар гореф-гадәте – «аулак өй»гә багышланачак.
Сабантуй төп мәйдан белән беррәттән Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күле янындагы урман паркында да бара. Халык күңел ачуларын биредә милли киемнәр кигән һөнәрчеләр төрләндерә. Дәрвишләр бистәсендә концерт программасы йолдызлары Ришат Төхвәтуллин һәм Эльмира Кәлимуллина булачак.
Һәр мәйданчык өчен татар милли бәйрәме программасы белән махсус бүлектә танышырга була. Монда ук җәмәгать транспорты эше һәм Сабантуй мәйданчыклары районында юл хәрәкәте схемасының үзгәрүе турында мәгълүмат алырга мөмкин.