Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.11.2025, 09:27

Казанда зур чәчәк фигураларын кышка әзерли башладылар

Чәчәкләр утырта торган зур 50 җайланманы түбән температурадан, җилдән һәм явым-төшемнән саклау өчен тукыма булмаган махсус материал белән каплаячаклар

Тышкы төзекләндерү комитеты фотосы

«Горводзеленхоз» хезмәткәрләре зур 50 чәчәк композициясен кышка әзерли башлады. Аларның һәркайсы тукыма булмаган махсус материал – спанбонд белән капланачак. Ул түбән температурадан, җилдән һәм явым-төшемнән саклый торган материал булып санала.

Композицияләрнең стационар өлешен сүткән очракта, аларның ватылу куркынычы бар, ди белгечләр. Спанбонд исә корылманы уңайсыз һава шартларыннан саклый, балчыкны юдыртып төшерү куркынычын киметә һәм кыш буе объектларның беренчел формасын сакларга ярдәм итә икән. Материалны пөхтә итеп каркаска тарттыралар һәм шпагат яки тимер чыбык белән беркетеп куялар.

«Әкият» курчак театры янында «Чәчәкле агач» һәм «Алисә могҗизалар илендә», Павлюхин урамындагы «Аккошлар», «Ак Барс Арена» стадионы янында «Бутса» һәм «Сызгыртма» композицияләрен хезмәткәрләр инде капларга өлгергән.

Көз көне чәчәк атудан туктаган берьеллык үсемлекләрне октябрь аенда ук фигуралардан җыеп алганнар. Кышка әзерлек эшләрен башлап җибәргәнче хезмәткәрләр, иң беренче итеп, күгәргән, ватылган-җимерелгән урыннар юклыгын ачыклау өчен металл корылмаларны тикшергән.

Стационар объектлардан аермалы буларак, мобиль объектларны, мәсәлән, Казан Кремле янындагы «чәчәк шарларын» сүтәләр һәм язга кадәр саклау өчен махсус складларга урнаштыралар.

Киләсе елда, һава температурасы җылына башлагач, каплаган материалларны салдырып, фигураларны яңадан элеккеге урыннарына урнаштырачаклар. Шәһәр халкы киләсе язда яңартылган чәчәк композицияләре белән хозурланачак.

Исегезгә төшерәбез, бу елгы җәйдә Казанның 45 урамында 456 мең чәчәк утыртылган. Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары сальвия, бегония, петуния, бәрхет гөл үсентеләрен, шулай ук цинерария, табак, целлозия һәм канна үсентеләрен күрә алган. Гадәти клумбалардан тыш, шәһәрне 1100 чәчәкле кашпо бизәгән.

Барлык яңалыклар