В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар тректа чисталыкны күзәтәчәкләр һәм маршрутны тикшерәчәкләр.
Фото: «Идел сукмагы» проектының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель). «Идел сукмагы» проекты командасы фикердәш волонтерлар җыя. Алар тректа чисталыкны күзәтәчәкләр, маршрутны тикшерәчәкләр һәм табигатькә сакчыл караш күнекмәләрен булдыра алачаклар.
Волонтерларга җәяүле туристлык походларында зур тәҗрибә булу мәҗбүри түгел, кандидатларда битарафлык һәм чараларда катнашу теләге хуплана. Маршрут сакчысы булу өчен проект сайтында гариза бирү зарур. Анкетада үзең һәм проект белән кызыксыну турында сөйләргә кирәк.
Сакчылар «тәҗрибә баскычлары» буенча уза, волонтерлар җәмгыятендә үз статусын күтәрә, шулай ук активлыклары өчен бонуслар ала алачак, дип хәбәр итә «Идел сукмагы» командасы. Волонтерлар белән беренче очрашу 22 нче апрельдә Казанның трек участогында узачак. Детальләр проектның социаль челтәрләрендә урнаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез, Идел сукмагы – ул җәяүлеләр маршруты (Иделнең уң ярыннан Ульяновск өлкәсе чикләреннән Чуваш Республикасына кадәр уза, Казанда өстәмә кисәге бар). Трекның гомуми озынлыгы 350 км тәшкил итә, сукмак 5 муниципаль районны, 100 дән артык күрсәтү объектын һәм 26 махсус саклана торган табигый территорияне тоташтыра.