Әмәт бистәсенең берничә йортында яшәүчеләр сусыз калган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март, Алинә Бережная). Казанда Дачная урамындагы суүткәргечтәге авария сәбәпләрен бетерәләр, шуның нәтиҗәсендә Әмәт бистәсендәге берничә йортта яшәүчеләр сусыз калган.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Дачная урамы буенча суүткәргеч акканы турында гариза 8-нче мартта кергән. Авария урынына бригада чыккан. «Су белән тәэмин итү системаларын тикшерү нәтиҗәсендә әлеге адрес буенча 300 мм диаметрлы суүткәргечтә өзеклек ачыкланды. Аварияне бетерү буенча әзерлек эшләре алып барылды. Суны һәм янәшәдәге территорияне су басуны туктату максатларында авария хәлендәге суүткәргеч участогы сүндерелгән,Әмәт бистәсе сусыз калган», –дип хәбәр иттеләр KZN.RU порталына.
Су белән тәэмин итүне сүндерү турындагы мәгълүмат район администрациясенә, идарәче компанияләргә тапшырылды. Хәзерге вакытта аварияне бетерү буенча эшләр бара, алар грунт кату һәм катнаш коммуникацияләрнең бу зонада урнашу белән катлауланган, дип ассызыкладылар «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең матбугат хезмәтендә. Сүз уңаеннан, суүткәргеч 1962 елда төзелгән һәм 100 процент тузган.