В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларын эзли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь). Казанда 66 яшьлек пенсионерны бәрдерү шаһитларын эзлиләр. 4-нче ноябрь көнне 22.15 сәгатьтә Фучик урамында урнашкан 133-нче номерлы йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган.
Алдан алынган мәгълүматлар буенча, ир-ат, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.3 пунктын бозып, автомобиль юлын уңнан сулга билгеләнмәгән урында үтеп чыга торган булган. Машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, вакыйга урыныннан качып киткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүленең уң як умрау сөяге чыккан.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итүләрен сорый: (843) 5-333-815, 5-333-848.
Узган тәүлектә Казанда 146 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларның 5-се - җәяүлеләрне бәрдерү, 2-се - транспорт чаралары бәрелеше. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 3 җәяүле, машина йөртүче һәм пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган.