324 мең кв. м мәйданлы юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен тамгалар ясалган.
Фото: Денис Гордийко
Игорь Куляжев сүзләренә караганда, Дәүләт автоинспекциясе һәм «Халык контроле» системасына кергән мөрәҗәгатьләр буенча, юл эшләре кысаларында урамнарның 70-тән артык участогында урамнарны яктырту өчен 1300 терәк багана һәм 1700 яктырткыч урнаштыру эше алып барыла. Якын арада тышкы яктырту Белинский, Гагарин, 32 нче Хәрби шәһәрчек, Галактионов, Карл Фукс, Латыйпов урамнарында барлыкка киләчәк.
Шулай ук шәһәрнең үзәк өлешендә Пушкин - Тихомирнов урамнары чаты («Кольцо» сәүдә үзәге янында) һәм Бауман - Уң як Болак урамнары чаты (Меңьеллык мәйданында) конфигурациясе үзгәртелде. Игорь Куляжев сүзләренә караганда, бу транспорт шартларын яхшырту һәм Универсиада проспекты, Тихомирнов, Профсоюз һәм Ташаяк урамнары буенча пик сәгатьләрендә бөкеләрне бетерү өчен эшләнгән. Моннан тыш, «яшел дулкын»ны оештыру өчен яңа, җайлаштырылган светофор объектлары урнаштырылды һәм Профсоюз урамы буенча Университет, Астрономия, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Чернышевский урамнары киселешендә урнашкан светофор объектлары эшләп бетерелде.
«Вәзгыятьнең үзгәрүен мониторинглау нәтиҗәләре буенча шәһәр үзәгендә транспорт хәлен яхшырту турында алга таба карарлар кабул ителәчәк», - диде Игорь Куляжев.