27-нче гыйнвардан 2-нче февральгә кадәр шәһәр Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 402 бала тууы теркәлде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). Узган атнада, 27-нче гыйнвардан 2-нче февральгә кадәр, Казан шәһәре Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 402 бала тууы теркәлде: 211 малай һәм 191 кыз.
Иң яшь әнигә 18 яшь булса, иң яшь әтигә – 19. Иң өлкән әнинең яше – 42, иң өлкән әтинең яше - 65. Бала туганда минималь авырлыгы 600 грамм, ә максималь авырлыгы – 5200 грамм.
Бу атнада балалар исемнәре арасында иң популярлары түбәндәгеләр булды: Әминә, Ясминә, Әмир, Адилә, Тимур, Артем, Егор, Ева, Валерия, Ислам һәм Анастасия. Ата-аналар үз сабыйларын атаган иң сирәк исемнәр: Рада, Юстина, Элан, Фидель, Инесса, Иная, Корней, Таисия, Рамин, Лера һәм Доминик.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 126 пар үз никахларын теркәде, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.