Узган атнада Зур Казан боҗрасының икенче участогы төзелешендә 400 м су сибү системасы монтажланган, 5000 кв. м мәйданда газон урнаштырылган.
Фото: mindortrans.tatarstan.ru
Зур Казан боҗрасы участогында җир эшләре дәвам итә: 420 куб. м яраксыз грунт чыгарылды, 2530 тонна инертлы материаллар кайтарылды.
1100 кв. м мәйданда комнан һәм вак таш түшәмә катлам салынган. 3770 кв. м мәйданда асфальт-бетоннан юл өслегенең өске катламы һәм 6900 кв. м мәйданда асфальт-бетон өслекнең аскы катлавы салынган.
Моннан тыш, тротуарларны төзекләндерү дәвам итә. 500 метрга периль киртәләр корылган. Монастырь ермагы аша күпер юлында юл тамгалары ясалган.
Моннан тыш, су белән тәэмин итү, газүткәргеч, элемтә һәм электр белән тәэмин итү линияләрен күчерү һәм сузу тәмамлана. Тышкы яктырту терәкләре монтажлана башлады.
Узган атнада 400 м су сибү системасы монтажланган, 5000 кв.м мәйданда газон төзекләндерелгән, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Борисково урамыннан Техника урамына кадәр 1,222 км озынлыктагы юл участогын төзү «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча алып барыла. Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документациясендә коммуникацияләрне яңадан урнаштыру, яңгыр канализациясе һәм чистарту корылмалары, терәк стеналары, светофор объектлары, тышкы яктырту системалары, трамвай юллары төзү, шулай ук Монастырь ермагы аша күпер төзү каралган.
Август ахырында Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр 800 м озынлыктагы Зур Казан боҗрасы участогы ачылды.