Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2019, 12:38

Казанда Четаев урамы буенча урнашкан «Свей»ның проблемалы объектында су белән тәэмин итү челтәрен боҗралау эшләре тәмамланып килә

Бу алданган дүртенче йорт өлешчеләренең генә түгел, ә бөтен микрорайон проблемасын да хәл итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель, Алсу Сафина). Казанда Четаев урамы буенча урнашкан дүртенче йортта - «Свей»ның проблемалы объектында төзелеш эшләре тәмамланган һәм ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белгечләре кисәтүләрен төзәтү эшләре бара, аерым алганда, су белән тәэмин итү челтәрләрен боҗралау белән бәйле мәсьәлә хәл ителгән. Киләсе чәршәмбедә йорт өлешчеләрен үз фатирларын карарга чакыралар.

Чистай урамындагы «Маг-строй»ның күп катлы йортында эшләр график буенча бара, шул ук вакытта челтәрләргә бәйле сораулар кала, мәсәлән, яңгыр сулары канализациясе челтәрен күчереп кую зарур, моның өчен асфальт катламын ачарга кирәк. Бу хакта атна саен алданган өлешчеләр объектларында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов үткәрә торган традицион күчмә киңәшмәдә билгеле булды.

Четаев урамындагы дүртенче йорт өлешчеләрен 10-нчы апрельдә фатирларын карарга чакыралар

Четаев урамындагы «Свей» фирмасының 130 фатирга исәпләнгән дүртенче йортында төзелеш эшләре тулысынча төгәлләнгән. Ике атна эчендә якындагы территориядә кече архитектура формалары урнаштырылган. «Сез үз йортыгызга якынайтучы адымнарны күбрәк ясыйсыз, хәзер инде аның территориясендә басып торасыз, – дип мөрәҗәгать итте Азат Нигъмәтҗанов киңәшмәләр үткәрү дәвамында әле беренче тапкыр төзелеш мәйданчыгы территориясенә керә алган өлешчеләргә. – Аз гына калды. Ачыклыйсы сораулар бар, хәзер без Дәүләт төзелеш күзәтчелеге кисәтүләрен бетерү өстендә эшлибез. Физик яктан төзелеш тәмамланды». Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторларының кисәтүләре документларны рәсмиләштерүгә һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен боҗралауга бәйле булган.

«Свей»ның проблемалы объектын төзеп бетерүче «Бриз» компаниясе директоры Андрей Беляков, челтәрләрне боҗралау, ниһаять, эшләнгән, беркетәсе генә калды, дип белдерде. Мәсәлән, 240 м озынлыгында суүткәргеч салынган, ул дүртенче йорт проблемасын гына түгел, ә бөтен микрорайон, аерым алганда, Четаев урамы буенча урнашкан күрше 14а номерлы йорт һәм төзелеп бетмәгән өченче йорт проблемасын хәл итәчәк.

Өлеш кертеп фатир алучыларның берсе Лиана Халикова үз фатирларын кайчан кереп карый алачагы белән кызыксынды. Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, «Бриз» моның өчен киләсе чәршәмбе, 10-нчы апрель көнен билгеләде. Өлеш кертеп түләүчеләр үз торакларын 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр карый алачаклар. Фатир милекчеләре исемлеген «Бриз»га «Свей» фирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең конкурслы идарәчесе Андрей Урлуков тәкъдим итәчәк. «Әгәр кемдер бу вакытка килә алмаса, тагын бер кат сөйләшәчәкбез», - дип ышандырды Азат Нигъмәтҗанов.

Киңәшмәдә башка мәсьәләләр арасында уңай температура урнашкач, ярашлылык турында бәяләмә бирелгәннән соң төзелеш территориясен әйләндереп алган төзелеш коймасын алып, йорт территориясен төзекләндерү турында фикер алыштылар.

Искәртеп узабыз, «Свей» фирмасы 2009 елда ук йорт төзелешен башларга планлаштырган иде, бу вакытта Рәшид Аитов компаниясендә бу сроклар, йортны тапшыру вакыты кебек үк, 2012, 2013, аннан соң 2014 елда берничә тапкыр кичектерелгән иде. Төзелеп беткән дәрәҗәсендәге әлеге йортта эш әлегә тукталмады. 2018 елда объектны төзеп бетерергә «Бриз» компаниясе алынды.

Чистай урамындагы йортта 68-нче кварталда яңгыр канализацияләрен күчереп кую таләп ителә

Чистай урамындагы 320 фатирлы йортта 68-нче кварталда йорт төзүче булып «Маг-Строй» чыгыш ясады, «Бриз» отделка һәм фасад эшләрен дәвам итә. «Икенче блок-секциядә вентфасадны демонтажлауга керештеләр, 7 люлька эшли. Беренче блокта вентфасад буенча эшләр апрель ахырына кадәр тулысынча тәмамланып килә», - дип хәбәр итте подрядчы оешма директоры Андрей Беляков. Моннан тыш, график буенча сантехника һәм электрика буенча эшләр бара - ай ахырына алар төгәлләнәчәк, электр щитлары даими схема буенча электр белән тәэмин итүне кертү өчен Казан электр челтәрләренә тапшырылачак. Отделка эшләре беренче блокта бара, икенче блокта гомуми файдалану урыннарында плитка җәю эшләре бара. Моннан тыш, беренче блокта лифтларны монтажлау тулысынча тәмамланган һәм шахталар төзелеш отделкасын эшләүгә бирелгән. Икенче блокта төзелеш отделкасы эшләре өчен әлегә ике лифт кына бирелде, тагын ике лифт җибәрү-көйләү һәм монтажлау этабында.

Әмма объектта әле күптән түгел генә ачыкланган проблемалы мәсьәләләр дә бар. «Яңгыр канализацияләре челтәрен юдылар. Челтәрләр 1,5 метрга контравышлык белән сузылган булып чыкты, якын-тирә территория буенча яңгыр канализацияләре челтәрен 100% күчерү таләп ителә. Хәзерге вакытта белгечләр проектны эшкәртәләр, авышлыклар буенча асфальт катламы картасы тулысынча үзгәртеләчәк. Ачылган асфальт - төзекләндерүнең 30%-ы, челтәрләрне ачык ысул белән урнаштырачакбыз», – дип сөйләде Андрей Беляков һәм аңлатып үтте: «Чистай урамында аерым тишек ясалырга тиеш иде, ләкин алдагы проектны яңадан карап КАИның яңгыр канализациясенә килеп төртелдек. КАИның яңгыр канализациясе су белән тула икән, ул үзәк коллекторга китәргә өлгерә алмый, ә бу яңгыр канализациясенә йөгерә». «Бриз» директоры шулай ук канализация мәйданын күчерүләрен хәбәр итте. Тагын бер ачык мәсьәлә суүткәргеч салу белән бәйле - әлегә «Бриз» килешенгән проект алмаган.

«Калган эшләр график буенча, артта калмыйча бара», - дип нәтиҗә ясады А.Беляков.

Исегезгә төшерәбез, әлеге йортны төзү 2007 елда башланган иде, аны 2012 елда файдалануга тапшырырга тиешләр иде, әмма төзүченең бөлгенлеккә төшүе аркасында төзелеш эшләре тукталган иде.

Эшлекле киңәшмәдә шулай ук Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов, челтәр оешмалары һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре, конкурс идарәчеләре катнашты.

Фоторепортаж
Четаев һәм Чистай урамнарындагы проблемалы йорттан өлеш кертеп фатир алучылар белән очрашу, 03.04.2019
Видеорепортаж
03.04.2019 14:32
Четаев һәм Чистай урамнарындагы проблемалы йорттан өлеш кертеп фатир алучылар белән очрашу, 03.04.2019
Барлык яңалыклар