В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чемпионат алдыннан 22,5 мең кв. м мәйданда чәчәк түтәлләре урнаштырачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Алена Мирошниченко). Җәен Казанда яңа күләмле һәм горизонталь чәчәк композицияләре барлыкка киләчәк: WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты талисманнары – Меңьеллык мәйданында «Алмаз» һәм «Алтын», Елга порты вокзалы бинасы каршында «Дөнья синең кулда», Универсиада авылы районында «Йөрәкләр», Н.Ершов урамында чәчәк аркалары һәм шарлар. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.
«Каралган агачлар, чәчәк композицияләре һәм сыйфатлы газоннар Татарстан Республикасы башкаласының визит карточкасына әйләнде. Быел Казанның WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык халыкара чемпионатны уздыруын исәпкә алып (чарада дөньяның 60-тан артык иленнән конкурсантлар һәм дәрәҗәле кунаклар катнашачак), шәһәребезне чәчәкләр белән бизәү мәсьәләсенә дә аерым игътибар биреләчәк», - дип ассызыклады спикер. Чемпионат алдыннан 22,5 мең кв. м мәйданда чәчәк түтәлләре урнаштырачаклар, 3,5 мең чәчәк кашпосы эләчәкләр. Нәтиҗәдә, шәһәр урамнары, бакчалары, парклар һәм скверлар чәчәкләр белән бизәләчәк.
Моннан тыш, шәһәр территориясендә 11 яңа күләмле чәчәк композициясе урнаштыру көтелә, шул исәптән WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты талисманнары – Меңьеллык мәйданында «Алмаз» һәм «Алтын»ны кую планлаштырыла. Горизонталь чәчәклекләрнең тышкы күренешен Елга порты вокзалы бинасы каршындагы «Дөнья синең кулда», Универсиада авылы тирәсендәге «Йөрәкләр», Павлюхин урамындагы «Аккошлар» кебек күләмле чәчәк композицияләре, Н.Ершов урамындагы чәчәк аркалары һәм шарлар көчәйтәчәк. Шулай ук 13 күләмле фигураны чәчәкләр белән җанландыру планлаштырыла.
Шәһәрдә тагы чәчәк бизәлешенең яңа объектлары барлыкка киләчәк – Оренбург тракты буенча шәһәргә кергәндә һәм «Казан Арена» стадионы тирәсендә Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын WorldSkills стилендә һәм темасына эшләнгән төсле язулар каршы алачак.
«Айдинов һәм Татарстан урамнарын яшелләндерү, җиләк-җимеш агачлары утырту, декоратив куаклар утырту, берьеллык үсентеләрдән чәчәк түтәлләре урнаштыру планлаштырыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда Казанда яшелләндерү эшләрен башкарганда агач, куак һәм үлән үсентеләре утырту юлы белән «күп яруслы яшелләндерү» принцибы кулланыла башлады», - дип сөйләде И.Куляжев. Тулаем алганда, быел 10 меңгә якын агач һәм куак утырту планлаштырыла.