Казанда Академик Глушко һәм Җәүдәт Фәйзи урамнары чатында светофор вакытлыча сүндерелгән. Бу электр челтәрләрендә планлы ремонт эшләре белән бәйле.

Халыкка кагыйдәләрне үтәргә һәм билгеләнгән юл билгеләренә таянырга киңәш ителә, дип хәбәр итәләр Казанның Транспорт комитетында. Светофор 17:00 гә кадәр эшләмәячәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның 100 автобусында пассажирлар өчен кире элемтә хезмәте эшли башлаган. Әлеге сервис ярдәмендә шәһәр халкы предприятие эше, машина йөртү сыйфаты турында үз шәрехләрен калдыра, автобус экипажына рәхмәт яза яки үз тәкъдимнәрен кертә алачак.

2025-05-22T10:06:46+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.