Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.07.2018, 13:51

Казанда Декабристлар урамындагы яңа променадта мәктәп укучыларының бронза сыннары футбол уйнаячак

“Күн туп” турнирына һәм футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган яңа скульптур композицияне “Татмедиа” бинасы янында урнаштырдылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июль, Алсу Сафина). Бүген Казанда Декабристлар урамында, “Татмедиа” бинасы янында, яңа скульптур композиция урнаштырылды. Аның авторы – Казанның танылган сынчысы Асия Миңнулина.

Композиция ике совет укучысының мәктәптән соң футбол уйнарга җыенуын күрсәтә. Бер малай туп тотарга әзер торган капкачы позасында тора, икенчесе аңа каршы туп белән якынлаша. Алардан ерак түгел букчалары ята, букчаларның берсендә – куртка, аның җиңендә йомшак пластиктан ясалган, ачык китап һәм чыгып килә торган кояш сурәте – белем символы – төшерелгән эмблема күренә.

Композиция Декабристлар урамыннан “Казан” Гаилә үзәгенә кадәр сузылган яңа променадның бер мәйданчыгында урын алган. Сынчы Асия Миңнулина сөйләгәнчә, эшкә вакыт бик күп булмаган һәм бүгенге көндә скульптур композиция төгәлләнмәгән. Анда берничә укучы-пионер утырган эскәмия өстәлер дип фаразлана. “Биредә күңелсез булмавын телим, җанлылык кирәк”, - диде Асия Миңнулина. Аның сүзләре буенча, скульптур композиция безне әти-әниләре эштә вакытта, балаларның ишегалдында футбол уйнап үскән яисә шугалакта булган вакытына кайтара. “Бу вакыт минем өчен бик якын, - дип сөйләде сынчы. – Мин тәрәзәдән шланг чыгарып, шугалакка су агыза идем, капкада басып тора идем”.

Әлеге скульптур композиция “Күн туп” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр турнирына багышланган. Ул 1964 елдан легендар совет капкачысы Лев Яшин инициативасы буенча уздырыла башлаган һәм яшь футболчылар арасында иң массалы ярыш булып тора. Асия Миңнулина сүзләре буенча, тарихка мондый сылтамалар кирәк. “Тарихның башы да, ахыры да юк, ул – өзлексез, тасма кебек”, - диде ул.

Скульптур композицияне урнаштыру футбол буенча дөнья чемпионаты тәмамлануга багышланган. Бүген Санкт-Петербургта Англия һәм Бельгия командалары арасында өченче урын өчен көрәш барды, ә иртәгә, 15 июльдә, чемпионат финалы узачак, анда Франция һәм Хорватия җыелмалары очрашачак. Финал уңаеннан, Татарстан башкаласында бүген Франция җыелмасына уңыш теләп, паблик-арт ясарга керештеләр.

Фоторепортаж
Декабристлар урамында футбол уйнаучы балалар сыннары урнаштыру
Барлык яңалыклар