Бу җылылык челтәрләрен күчерү эшләре белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). Казанда бер айга Маршал урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен чикләячәкләр. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
31-нче июльдән 31-нче августка кадәр хәрәкәт итү өчен Маршал урамындагы 3б номерлы йорт һәм Дачная урамындагы 1-нче номерлы йорт янындагы участоклар ябылачак.
Участокларда җылылык челтәрләрен күчерү эшләре планлаштырылган.