В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәмне 6 июньдә билгеләп үтәчәкләр
Казанда Корбан бәйрәмендә корбан чалу өчен 17 урын билгеләнгән. Быел бәйрәмне 6 июньдә билгеләп үтәчәкләр. Корбан хайваннарын чалу бәйрәм намазыннан соң башланачак һәм өч көн дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте.
Казанда корбан чалу өчен мәйданчыклар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:
«Әл-Мәрҗани» мәчете (Каюм Насыйри ур., 17)
«Апанай» мәчете (Каюм Насыйри ур., 27)
«Корбан Бәйрәм» комплексы (Бертуган Петряевлар ур., 6)
«Тынычлык» мәчете (Мирный бистәсе, Мелитополь ур., 15)
«Гадел» мәчете (Оренбург Юлы, 193)
«Ризван» мәчете ((Хөсәен Мәүлүтев ур., 48а)
«Биләл» мәчете (Вознесение бистәсе, Иркен ур., 29)
«Котдус» мәчете (Карьер бистәсе, Яснополянский тыкрыгы, 16)
«Иман Нуры» мәчете (Нагорный бистәсе, Дорожная ур., 32а)
«Казан Нуры» мәчете (Фатыйх Әмирхан ур., 3)
«Салихҗан» мәчете (Бестужев ур., 66а)
«Фатиха» (Кадыш, Рихард Зорге ур., 2а)
«Мәүлид» мәчете (Залесный бистәсе, Селянская ур., 23)
«Әхмәдзәки» мәчете (Залесный бистәсе, Осиново тыкрыгы, 16а)
«Рамазан» мәчете (Окольная ур., 25б)
«Раҗәб» мәчете (Энгельс ур., 20/39)
«Җомга» мәчете (Юдино бистәсе, Ильич ур., 4)
Быел Корбан чалу өчен нисаб күләме 53 мең сум тәшкил итәчәк. Корбан нисабы – бурычлардан тыш булган акча. Андый мөмкинлеге булган мөселман бәйрәм көннәрендә корбан чалырга тиеш .