Аны төзү 2013 елда мәхәллә кешеләре инициативасы белән башланган.
Фото: vk.com/tatmitropolia
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче март). 17 нче мартта Казанның Константиновка поселогында Никольский гыйбадәтханәсенең манарасына гөмбәз һәм тәре урнаштырылган, моңа кадәр аларны мәхәлләнең настоятеле изгеләндергән. Чиркәү манарасы 2013 елда мәхәллә кешеләре инициативасы белән төзелә башлый.
Казан епархиясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Константиновка поселогында Изге Николай Могҗиза тудыручының бер престоллы агач гыйбадәтханәсе XIX гасырда йорт гыйбадәтханәсе булган чиркәү-мәхәллә мәктәбе бинасыннан үзгәртеп корылган. ХХ гасырның 40 нчы елларында аны ябалар, ә манара янып бетә. Берничә елдан соң чиркәү бинасы мәктәп итеп үзгәртелә.
2003 елда гыйбадәтханә Казан епархиясенә тапшырыла. Мәхәллә кешеләре торгызу эшләре үткәрәләр, яңа манара һәм мәхәллә йорты төзиләр.