Якындагы биш көн дәвамында аны «ФормART» стрит-арт фестивале финалисты Азат Шакиров ясаячак.
Фото: mincult.tatarstan.ru
Казан муралының сюжет линиясе нигезендә ябыла торган умарталар образы ята. Фестиваль жюрие билгеләп үткәнчә, рәсем шәһәр халкына үзизоляциянең авыр чоры турында искә төшерәчәк, ул вакытта барысы да диярлек хәрәкәттә, сәяхәтләрдә, туганнары һәм якыннары белән очрашуларда паркларга йөрү белән чикләнгән иде.
«ФормART» стрит-арт фестивале Идел буе федераль округы шәһәрләрендә уза һәм коронавирус пандемиясе белән көрәш темасына багышланган. 7-нче июльдән 17-нче августка кадәр узган сайлап алу этабына 150-дән артык эш кабул ителде. Иҗади эскизларны сынлы һәм урам сәнгате өлкәсендәге федераль һәм региональ экспертлар бәяләде.
Хәзерге вакытта фестивальнең презентация этабы уза, рәссамнар бүлеп бирелгән объектларда мураллар тудыра. Бәйгедә Татарстанны Азат Шакиров тәкъдим итә. Муралны ясаган вакытта арт-объектны тудыру процессы турында фильм төшереләчәк.
Стрит-арт фестиваленең финал этабы 20-нче октябрьгә планлаштырылган. Барлык эшләрне сайтта һәм фестивальнең социаль челтәрдәге аккаунтларында урнаштырачаклар. Җиңүчеләр җәмәгать тавыш бирүләре нәтиҗәсе буенча билгеләнә.
Үз шәһәреңнең урамнарын бизәү уникаль мөмкинлеге белән беррәттән, һәр финалист иҗатын һәм осталыгын үстерүгә грантка дәгъва итә алачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.