Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). 17-нче июньнән Мамадыш трактында һәм Залесный урамында тизлекне 80 км/сәг кә кадәр арттыра торган юл билгеләре куелачак. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Әлеге участокларда яңа тизйөрешле режим кертү җәяүлеләр кичүләре булмаган магистральләрнең үткәрү мөмкинлеген арттыру максатларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча шәһәр комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителгән.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясе автомобильчеләрне игътибарлы булырга һәм билгеләнгән юл билгеләренә таянып эш итәргә чакыра.