Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.09.2023, 16:30

Казанда «Миру ­– мир» дип язылган йортта барлык декоратив элементлар алыштырылачак

Төзелеш җитешсезлекләре Баш инвестицион-төзелеш идарәсе контроле астында бетереләчәк

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче сентябрь, Юлия Летникова). Казанда «Миру – мир» язуы буенча билгеле булган Б.Красная урамындагы 29а номерлы йорт фасадында барлык декоратив элементлар алыштырылачак. Бинаның түбәсендә һәм фасадында күптән түгел капиталь ремонт тәмамланган, әмма кайбер төзелеш дефектлары калган, алар якын арада бетереләчәк. Заказчы әлеге мәсьәләне үз контроленә ала. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин һәм заказчы – ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе вәкилләре катнашындагы күчмә киңәшмәдә билгеле булды.

Б.Красная урамындагы 29а йортта ремонт быел март аенда башланды. Аның барышында башта планлаштырылмаган эшләргә чорма япмалары балкаларын һәм фасадның аерым элементларын алыштыруга акча юнәлтергә туры килгән, шуңа күрә Казан Башкарма комитеты ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсенә заказчы буларак объектны эшкә кайтарырга кушты. Хәзерге вакытта искәрмәләрне бетерү өчен сумма билгеләнгән, шул исәптән балясиннарны (фигуралы баганалар колонналар рәвешендә – ред.иск.) алмаштыру да каралган. Декоратив элементларны алмаштыруны сыйфатлы һәм заманча материаллар кулланып башкарырга кирәк.

Лепнинаны яңарту өчен республика бюджетыннан өстәмә акча бүлеп биреләчәк, чөнки башта әлеге төр эш сметада исәпкә алынмаган. ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсенең баш белгече Линар Ганалиев сүзләренчә, аларны үткәрү өчен 7,8 млн сум кирәк булачак. Бу акчага йортта булган барлык декоратив элементлар, балясиналар, ярымбалясиналар, балюстрадалар алмаштырылачак, балконнар коймалап алына һ.б. Шул исәптән белгечләр югалган конструкцияләрне торгызачак.

«Элементлар заманча җиңел материалдан пыяла-фибробетоннан ясалачак. Хәзерге вакытта бар булган балясиннар цементтан, гипстан түгел, шуңа күрә бернәрсәне дә торгызырга кирәкми, алар тарихи кыйммәт йөртми», – дип билгеләп үтте Линар Ганалиев.

Ремонтның тәмамлану вакыты әлегә билгеле түгел. Завод ике ай дәвамында декоратив элементлар җитештерәчәк.

«Ашыгырбыз, әмма без йортны ремонтлау сыйфатына зур игътибар бирәбез. Ул Казанның иң күренекле урыннарының берсендә урнашкан һәм шәһәр халкы өчен зур кыйммәткә ия, шуңа күрә ремонтны сыйфатлы тәмамлауга ирешәчәкбез», – дип ассызыклады Искәндәр Гыйниятуллин.

Барлык яңалыклар

Казанда «Миру ­– мир» дип язылган йортта барлык декоратив элементлар алыштырылачак

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче сентябрь, Юлия Летникова). Казанда «Миру – мир» язуы буенча билгеле булган Б.Красная урамындагы 29а номерлы йорт фасадында барлык декоратив элементлар алыштырылачак. Бинаның түбәсендә һәм фасадында күптән түгел капиталь ремонт тәмамланган, әмма кайбер төзелеш дефектлары калган, алар якын арада бетереләчәк. Заказчы әлеге мәсьәләне үз контроленә ала. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин һәм заказчы – ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе вәкилләре катнашындагы күчмә киңәшмәдә билгеле булды.

Б.Красная урамындагы 29а йортта ремонт быел март аенда башланды. Аның барышында башта планлаштырылмаган эшләргә – чорма япмалары балкаларын һәм фасадның аерым элементларын алыштыруга акча юнәлтергә туры килгән, шуңа күрә Казан Башкарма комитеты ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсенә заказчы буларак объектны эшкә кайтарырга кушты. Хәзерге вакытта искәрмәләрне бетерү өчен сумма билгеләнгән, шул исәптән балясиннарны (фигуралы баганалар колонналар рәвешендә – ред.иск.) алмаштыру да каралган. Декоратив элементларны алмаштыруны сыйфатлы һәм заманча материаллар кулланып башкарырга кирәк.

Лепнинаны яңарту өчен республика бюджетыннан өстәмә акча бүлеп биреләчәк, чөнки башта әлеге төр эш сметада исәпкә алынмаган. ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсенең баш белгече Линар Ганалиев сүзләренчә, аларны үткәрү өчен 7,8 млн сум кирәк булачак. Бу акчага йортта булган барлык декоратив элементлар, балясиналар, ярымбалясиналар, балюстрадалар алмаштырылачак, балконнар коймалап алына һ.б. Шул исәптән белгечләр югалган конструкцияләрне торгызачак.

«Элементлар заманча җиңел материалдан – пыяла-фибробетоннан ясалачак. Хәзерге вакытта бар булган балясиннар цементтан, гипстан түгел, шуңа күрә бернәрсәне дә торгызырга кирәкми, алар тарихи кыйммәт йөртми», – дип билгеләп үтте Линар Ганалиев.