23 сентябрьдән Татарстан башкаласында метро станцияләре янында мобиль вакцинация пунктлары бер сәгатькә азрак эшләячәк. Бу якты көннең кыскаруы белән бәйле.

Прививканы 7:30 дан 18:00 гә кадәр (төшке аш 13:00 тән 13:30 га кадәр) алты метро станциясе янында куйдыртырга мөмкин. 18 яшьтән башлап теләге булган һәркем прививка ясата ала, үзегез белән паспорт алырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, август башыннан алты метро станциясе янында гриппка каршы мобиль вакцинация пунктлары эшли башлады. Бу вакыт эчендә грипптан 14 меңнән артык кешегә прививка ясалган, ә пневмококк инфекциясенә каршы 1,5 меңгә якын кешегә, дип хәбәр иттеләр Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Вакцинацияне «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләре янында узарга мөмкин.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, быел көздә Татарстанда 2 миллион 400 мең кешегә грипптан прививка ясату планлаштырыла, бу халыкның 60% ын тәшкил итә. Вакцинация өчен иң уңайлы вакыт – сентябрь-октябрь.

2025-09-22T14:11:10+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.