Кино төшерү төркеме белән очрашу һәм тәкъдир итү кичәсе Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь, Алсу Сафина). Гүзәл Яхина романы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» дигән 8 серияле фильмның эпизодларын кичә «Аксенов-фест» кысаларында Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында күрсәттеләр. Тамашачылар картинаның режиссер версиясенең якты мизгелләрен күрделәр, шулай ук төшерү төркеме – фильм режиссеры Егор Анашкин, «Русское» кинокомпаниясенең башкаручы продюсеры Илья Папернов, роман авторы Гүзәл Яхина, шулай ук актерлар Евгений Морозов һәм Рамил Сабитов белән аралаша алдылар.
Китапта XX гасырның 30-нчы елларында кулаклыктан чыгару, крестьяннарны тулы бер эшелоннар белән Себердәге махсус җирлекләргә җибәрү темасы күтәрелде. Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабы буенча фильмны Татарстанның Лаеш районында төшерә башладылар, анда төп героиня эләккән Семрук бистәсенең хәле тулысынча чагылдырыла. Казанда эпизодларны төшерү Кремль урамында, Казан Кремлендә, Карл Маркс урамында (КНИТУ-КХТИ янында) узды. Аны «Россия 1» телеканалы заказы буенча «Русское» кинокомпаниясе төшерде.
Фильмда Россиянең танылган артистлары - Чулпан Хаматова, Сергей Маковецкий, Евгений Морозов, Елена Шевченко, Юлия Пересильд, Роман Мадянов, Рамил Сабитов, Роза Хәйруллина, Александр Бәширов, Александр Сирин, Дмитрий Куличков һәм башкалар уйнады.
Казанга килеп, төшерү процессында катнашучылар журналистларга һәм тамашачыларга картина өстендә эшләү турында сөйләделәр.
Гүзәл Яхина, «Зөләйха күзләрен ача» романының авторы:
Режиссер версиясе мине гаҗәпләндерде һәм аерым бер мөстәкыйль иҗади фикер буларак күренде. Мин күргәннәр сериалга караганда зур кинога күбрәк охшаган иде. Шуннан бирле мин картинаны сериал дип атаудан туктадым.
Егор Анашкинның үз-үзен бик кыю тотуы миңа ошады. Ул үзенә озын сүзсез сәхнәләр рөхсәт итте, аларны, гадәттә, зур кинода кулланалар. Гадәттә, телевидениедә геройлар репликларына күбрәк кертүне өстен күрәләр. Фильмда бу тигез дәрәҗәдә эшләнгән – визуаль яктан да, сүз аша да.
Егор төп героиняны беренче серия дәвамында дәшмәскә мәҗбүр итте. Чулпан Хаматова беренче сериядә бердәнбер сүзне генә әйтә һәм моның нинди сүз булуы - сер.
Егор һәм операторлар, минемчә, бик тыныч, лаеклы, берникадәр дәрәҗәдә читләштерелгән, әмма зур эчке киеренкелек тоемланган искиткеч кинохикәяләү тудырдылар. Бу - без зур экранда күргәннәр.
Егор Анашкин, фильмның режиссеры:
Мондый материалга алыну минем өчен зур җаваплылык иде. Без Гүзәлне сынатмаска һәм китапны бозмаска тырыштык. Безнең мөһим бурычларның берсе – китапны экранизацияләү, аның кәефен максималь рәвештә җиткерү иде. Без моңа ирештек, дип ышанабыз.
Илья Папернов, «Русское» кинокомпаниясенең башкарма продюсеры:
Фильмны бу көздә күрсәтәчәкләр, көз башланды, әмма тагын 2,5 ай бар. Карарны «Россия 1» каналы кабул итә, бу катлаулы процедура. Канал өчен бу гади генә проект һәм картина түгел, , шуңа күрә алар аның өчен дөрес урын эзли. Гадәттәгечә, без бу хакта күп дигәндә, эфир датасына кадәр ике атна алдан белербез. Өстәвенә, картина әле тәмамланмаган, эш әле дәвам итә: титрлар, графика, төс коррекциясе, тавыш.
Гүзәл (Яхина-иск.) барлык 8 серияне дә күрде һәм безгә каргыш яудырмады. Бу бик сирәк була.
Евгений Морозов, Игнатов ролен башкаручы:
Мин Казанны «кабул иттем», шәһәр ошады. Эш өчен Мәскәүдән кала берәр урын сайласам, Казанны сайлар идем. Миңа сезнең рух ошый. Россия дә кебек, юк та кебек. Миңа бу бик ошый. Кешеләрдәге чисталык бик ошады. Мин хәтта казанлы егет-кызларның, Татарстан актерларының кайберләре белән дуслашып та калдым. Иң мөһиме - мин күп еллар аллергиядән җәфа чиктем, миңа беркем дә ярдәм итә алмады. Мине Татарстан табибы коткарды, мин махсус аның янына килдем.
Мин Егор янына сынауга килгәч тә, сорадым: «Без кеше үтерүләр турында түгел, ә кешеләр турында уйныйбыздыр бит?» Мин актер, һәм барлык тарихи фактлар һәм математика - һәрчак миннән читтә үтә иде. Мин эмоцияләрнең, кичерешләрнең дөреслеген күзәтәм.
Чулпан Хаматова - гениаль актриса. 17 елда большевиклар килеп, безнең киностудияләрне миллиләштермәгән булса, Голливудны куып тотар идек, Чулпан Хаматова Мэрил Стрип кебек үк танылган булыр иде.
Рамил Сабитов, Мортаза ролен башкаручы:
Мин бу рольгә ничек эләгүем турында кызык мәзәк сөйли алам. Фильмда Мортазаның сыерны балта белән чабуы төшерелгән бер эпизод бар. Ә минем күршем ремонт ясады, анда балта күргән идем. Мин әйтәм: «Биреп тор әле балтаңны миңа сынау төшерүләренә. Егор кәгазь белән сугарга кушты, ә бу татарларча түгел». Мин балта алдым, ә Мәскәүдә футбол буенча дөнья чемпионаты бара иде. Мин бу балта белән метрода барам, анда барысы да мине сканерлый, башыма уй килде: хәзер полиция тоткарлаячак, мин кастингка баруымны аңлатачакмын, тиле кеше дип уйлаячаклар да, ябып куячаклар. Мин сынау төшерүләргә килдем, балтаны алдым һәм Егор миңа әйтә: беренче тапкыр кастингка балта белән килгән актерны күрәм. Соңыннан аның мине шуңа күрә алганын җиткерделәр. Менә шундый мәзәк.
Чынлыкта мин уйнарга тиеш түгел кебек тоелды миңа, чөнки китапта зур баһадир сурәтләнгән, ә мин кечкенә татар. Тик менә «Русское» студиясе миңа ышанычын белдерде.
Гүзәл янына бардым, миңа Мортаза коточкыч тоелды. Ул миңа әйтте: «Рамил, ул әйбәт кеше».
Мин Яр Чаллы шәһәреннән, якташ, туган җиремдә булуым һәм туган ягыбызның, бөтен илебезнең тарихы белән бәйле проектта катнашуым белән бәхетле. Мондый актерлар белән уйнау минем өчен зур дәрәҗә.