Ышаныч телефонына ярты ел эчендә 9,9 мең казанлы мөрәҗәгать иткән
Фото: Марат Мөгыйнов
Аның сүзләренчә, шалтыратуларның күпчелеге үзара мөнәсәбәтләр төзү буенча ата-аналар белән балалардан, шулай ук ялгызлык һәм һөнәри яктан үзләрен таба алмаган яшьләрдән килә. Быел балигъ булмаганнарның хокукларын яклауны таләп итүче мөрәҗәгатьләр саны 20% ка арткан.
«Әлеге мөрәҗәгатьләр балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рәисенә һәм әлеге шалтырату килгән Казанның яки Татарстан Республикасының опека органнарына җибәрелә. Ышаныч телефоны турында еш кына массакүләм мәгълүмат чараларыннан, шулай ук мәктәптә лекцияләр аша беләләр», – дип аңлатты Алия Заһидуллина.