Академиклар Александр һәм Борис Арбузовлар исемендәге премиягә конкурс гаризалары кабул ителә башлады. Катнашуга Казанның югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтларының 35 яшькә кадәрге аспирантлары һәм яшь галимнәре чакырыла.
Конкурс 12–30 ноябрьдә шәһәрнең төрле фәнни мәйданчыкларында узачак. Эшләрне югары уку йортларын оештыручылар һәм фәнни хезмәткәрләр арасыннан жюри бәяләячәк. Нәтиҗәләр 10 декабрьгә кадәр ясалачак.
Конкурс
шартлары буенча фундаменталь һәм гамәли химия өлкәсендәге эш фәнни-гамәли конференцияләр барышында якланырга һәм катнашуга бертавыштан карар белән тәкъдим ителергә тиеш.
Гаризалар 3 ноябрьгә кадәр Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында Петербург урамындагы 70 йорт адресы буенча яисә
kazankddm@yandex.ru электрон почтасына кабул ителә.
Конкурс яшьләрнең фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә актив катнашуы өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Аны гамәлгә куючылар – Казан шәһәре Башкарма комитеты, Казан федераль университеты, А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия интституты һәм Д.И.Менделеев исемендәге Республика җәмгыяте.