Эшләрне җәйге сезон башланганчы тәмамларга планлаштыралар
Горький паркын һәм Казансу ярын 160 метрлы тротуар белән тоташтырачаклар. Төзелешне җәй башына тәмамларга планлаштыралар, дип хәбәр иттеләр Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә.
Ике иҗтимагый киңлекне бергә тоташтыра торган кечерәк кенә бер сукмак үзгәрәчәк. 160 метр озынлыктагы яңа тротуарны таш белән түшәячәкләр. Халык һәм шәһәр кунакларының имин һәм уңайлы хәрәкәт итүе өчен яктырту һәм коймалар урнаштырачаклар.
Бүгенге көндә территориядә төзелеш эшләре башланган – урында бетон нигез әзерлиләр.
Төзелешне җәй башына тәмамларга ниятлиләр.
Исегезгә төшерәбез, Казанда санитар чистарту буенча ике айлык кысаларында территорияләрне язгы-җәйге чорга әзерләү актив алып барыла. Ике айлык 26 апрельдә гомумшәһәр шимбә өмәсе белән тәмамланачак.