18 гыйнвар көнне 8-10 градус салкын булуы көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Иртәгә Казанда урыны белән кар явачак, юлларда – бозлавык. Метеорологлар көньяк-көнчыгыштан уртача җил турында кисәтә.
Төнлә терекөмеш баганалары минус 11-13 градуска кадәр төшәчәк, иртәгә көндез минус 8-10 градус булачак.
Татарстан буенча төнлә – 10-15 градус, көндез 8-13 градус салкын булачак. Республиканың көнчыгышында минус 16 градуска кадәр суытачак. Урыны белән томан көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйлә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.