Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.12.2019, 14:25

Казанда Зорге урамы буенча законсыз җәелдерелгән чыршы базарын бетерделәр

Полиция һәм Кулланучылар базары комитеты хезмәткәрләре санкцияләнмәгән сәүдә нокталарын бетерү буенча даими рейдлар үткәрә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь, Ксения Швецова). Бүген Казанның Идел буе районында законсыз оештырылган чыршы базарын бетерделәр. Зорге урамындагы 66-нчы номерлы йорт янында масштаблы санкцияләнмәгән сәүдә алып барылды - биредә төрле зурлыктагы һәм төрле токымга караган йөзләгән ылыслы агач сатуга чыгарылды. Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясенең җәмәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләре бүлеге белгечләре Кулланучылар базары һәм полиция хезмәткәрләре катнашында чираттагы рейдны үткәрделәр. Законсыз җәелдерелгән чыршы базарын бетерү эшен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров контрольдә тотты.

Быел Казанда чыршы базарларына торгларга 18 зур мәйданчык чыгарылган иде, әмма күп кенә эшмәкәрләр аукционда катнашуны түгел, ә сәүдәне законсыз алып баруны өстен күргән, дип билгеләп үтте И.Шакиров. «Аукционнар ике тапкыр үткәрелде. Беренчесендә катнашу өчен бик аз гаризалар килде, без эшкуарлар документларны җыеп өлгермәгәндер дип уйладык, - дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – Ул вакытта торглар икенче тапкыр игълан ителде, әмма эшмәкәрләр анда кабат катнашып тормады. Барлыгы 5 урын сатылган».

Легаль булмаган сәүдәгәрләр җәяүлеләр иң күп йөри торган урыннарда үз нокталарын урнаштыралар, Зорге урамы да шундыйларга карый. И.Шакиров сүзләренә караганда, җәй көне биредә законсыз рәвештә җиләк-җимеш һәм яшелчә сату алып барыла, ә кышын легаль булмаган эшмәкәрләр чыршы белән сәүдә итүгә күчә.

Рейд барышында эшмәкәрләргә законсыз рәвештә урам сәүдәсе алып барган өчен административ эш төзелә, ә чыршыларны эш каралганчыга кадәр алалар – бүген, әйтик, агачларны дүрт КамАЗда чыгардылар.

«Без цивилизацияле сату пунктларын оештырырга тырышабыз, - дип билгеләп үтте И.Шакиров. - Шәһәр үз алдына чыршы базарлары оештыру өчен аукционнарда акча эшләү максатын куймый, анда түләү символик. Без сәүдә нокталарын оештыруның барлык кешеләр өчен аңлаешлы, ачык кагыйдәләре гамәлдә булуын телибез».

Аукцион үткәргәннән соң чыршы базарлары шәһәрнең дүрт районында махсус мәйданчыкларда оештырылды. Вахитов районында чыршыны Чехов урамы буенча урнашкан 2-нче номерлы йорт янында, Мәскәү районында Декабристлар урамы буенча урнашкан 179-нчы номерлы йорт янында һәм Восстание урамы буенча урнашкан 83-нче номерлы йорт янында сатып алырга мөмкин. Яңа Савин районында чыршы базары Адоратский урамы буенча урнашкан 21-нче номерлы йорт янында, Идел буе районында Җиңү проспектындагы 56-нчы номерлы йорт янында ачылды.

Торглар нәтиҗәләре буенча, чыршы базарлары шәһәрнең барлык районнарында да булмау сәбәпле, казанлылар уңайлылыгы өчен җиде ярминкә мәйданчыгында ылыслы агачлар белән сәүдә итүне оештырганнар, дип хәбәр итте Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов. Мәсәлән, агачлар ярминкәләрдә сатыла, алар Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Батыршин урамы, 20, Лаврентьев урамы буенча урнашкан 10-нчы номерлы йорт янында, Фучик урамы, 72, Липатов урамы, 7, Ломжа урамы, 24 һәм Җиңү Проспектында 50а номерлы йорт янында уза.

Шәһәрдә законсыз чыршы базарларын бетерү буенча барлыгы 17 рейд үткәрелде, бу эшне Яңа елга кадәр дәвам итү планлаштырыла.

Фоторепортаж
Зорге урамындагы законсыз җәелдерелгән чыршы базарын бетерү
Видеорепортаж
26.12.2019 14:47
Зорге урамындагы законсыз җәелдерелгән чыршы базарын бетерү
Барлык яңалыклар