Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.05.2022, 14:28

Казанда җәй көне ике җәмәгать киңлеге ачылачак

Башкалада яшәүчеләр өчен «Салават Күпере» торак комплексында икенче чират кысаларында паркны һәм Карбышев урамындагы төзелеш тармагының 100 еллыгы скверын төзекләндерәләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы май, Юлия Летникова). Җәй көне Казанда ике җәмәгать киңлеге ачылачак: «Салават күпере» паркының икенче өлеше һәм Карбышев урамындагы Татарстан төзелеш тармагының 100 еллыгы скверы. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айгөл Латыйпова хәбәр итте.

Объектларны төзекләндерүдән тыш, җәмәгать киңлекләрен карап тоту буенча эшләр дәвам итә, аларның кайберләрендә бу җәйдә ремонт ясалачак. Әйтик, Җиңү паркындагы су асты көймәсе янында дренаж системасы оештырыла, ә «Континент» һәм «Наратлык» паркларында спорт мәйданчыклары элементлары ремонтлана. Дирекция Дәрвишләр бистәсенең Мир урамындагы парктагы футбол кыры өслеген алмаштырырга һәм «Крылья Советов» паркындагы фонтанны торгызырга планлаштыра. Пляж сезонына Комсомол күленә яңа чиста ком кайтарылачак.

Моннан тыш, Зур Зәңгәр күл территориясен төзекләндерү дәвам итә. «Проектлау этабында ярны ныгыту һәм Казан халкы һәм кунаклары өчен уңайлы ял итү өчен инфраструктура булдыру буенча әзерлек эшләре алып барыла», – дип сөйләде А.Латыйпова.

Хәзерге вакытта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе кул астында шәһәрнең 29 җәмәгать киңлеге исәпләнә. Быелдан алар арасына «Салават Күпере» паркы, Ленин бакчасы һәм «Әкият» курчак театры янындагы парк керде. Казанда бу җәйдә ачылачак киңлекләр шулай ук дирекция идарәсенә тапшырылачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 16.05.2022
Видеорепортаж
16.05.2022 12:58
Казан паркларында 2022 елгы җәйге сезон: «Яшь эт асраучы мәктәбе», стендап, своплар һәм кояш баешын каршылаулар
Барлык яңалыклар