20-нче июльгә Татарстанда барлыгы 5248 СОVID-19 авыруы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июль). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 33 яңа очрагы расланган. Ике очрак читтән алып кайтылган, 31 кеше инфекциялеләр белән элемтәдән соң авырый башлаган. 6 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өйләрендә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала бар, 6 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 11 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 5 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 6 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
Иң күп авыручылар - 27 кеше - Казанда яши, 3 кеше - Яр Чаллыда, ике кеше - Яшел Үзәндә, бер кеше - Арча районында.
20-нче июльгә Татарстанда барлыгы 5248 СОVID-19 авыруы теркәлгән, 4104 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 29-ы - узган тәүлектә, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 5940 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 777 мең 486-га җиткән. 553 мең 602 кеше сәламәтләнгән, 12 мең 427 кеше үлгән.