В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда соңгы тәүлектә СОVID-19 белән авыруның 45 яңа очрагы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 45 яңа очрагы теркәлгән. 13 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 32 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза. Алар барысы да инфекциялеләр белән элемтәдә булганнан соң авырый башлаган.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 3 кеше бар, 12 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 13 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 13 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 3 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 1 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
24 кеше - Казанда, 5 кеше - Чаллыда, 4 кеше - Чүпрәле районында, 2-шәр кеше - Аксубай, Биектау, Балык Бистәсе районнарында һәм берәр кеше Арча, Әтнә, Буа, Алабуга, Саба һәм Тукай районнарында яши.
13-нче июньгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның барлыгы 3868 очрагы теркәлгән, 2813 кеше савыккан, шул исәптән 7 кеше - соңгы тәүлектә.
Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән авыруның 8 мең 706 яңа очрагы расланган. Шул рәвешле, илдә бөтен чорда 520 мең 129 очрак теркәлгән. 274 мең 641 кеше терелгән, 6 мең 829 кеше үлгән.