В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер тәүлек эчендә COVID-19 белән авырган 270 татарстанлы сәламәтләнгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь). Татарстанда 236 яңа COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның 6-сы читтән кайтучыларда, калганнары – контактлы. 89 кеше хастаханәгә озатылган, 147 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында – 108 Казан кешесе, 16 кеше – Буа районыннан, 14 кеше Яр Чаллыда яши, 11-әр кеше – Түбән Кама, Яшел Үзән районнарында, 9 кеше – Саба районында, 6 кеше – Чистай районында, 5-әр кеше – Биектау, Балык Бистәсе районнарында, 4-әр кеше – Баулы, Яңа Чишмә районнарында, 3-әр кеше – Актаныш, Апас, Арча, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш районнарында, 2-шәр кеше – Әгерҗе, Алексеевск, Әтнә, Кама Тамагы, Чүпрәле, Менделеевск, Тәтеш районнарында, 1-әр кеше Азнакай , Балтач, Кайбыч, Бөгелмә, Кукмара, Сарман, Тукай, Ютазы районнарында.
2-нче декабрьгә Татарстанда 38 мең 524 СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 32 мең 6 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 270 кеше – узган тәүлектә. Татарстан Республикасының 2 млн 53 мең 827 кешесе коронавируска каршы прививка ясаткан (тәүлеккә үсеш – 6135 кеше), шулардан 1 млн 591 мең 425 кеше икенче прививканы алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 33 мең 389 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә 9 млн 703 мең 107 кеше авырган, 8 млн 400 мең 117 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.