Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.09.2019, 13:29

Казанда сәнгать мәктәпләренә керү конкурсы бер урынга 4 кеше тәшкил итә

Рәсем Казанда өстәмә белем бирүнең иң популяр юнәлеше булып тора.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь, Ксения Швецова). Рәсем Казанда өстәмә белем бирүнең иң популяр юнәлеше булып тора. Музыка мәктәпләренә керү конкурсы уртача бер урынга ике кеше булса, сәнгать мәктәпләренә - бер урынга дүрт кеше, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Мәгариф идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов. Сәнгать белеме белән кызыксыну архитектор һәм дизайнер һөнәренең популярлыгы арту белән бәйле.

Өстәмә белем бирү учреждениесе дәрәҗәсенә карап, конкурс сайлап алуы үзгәрә. Әйтик, кечкенә  генә 5-нче номерлы сәнгать мәктәбендә конкурс югарырак һәм бер бюджет урынына тугыз кешене тәшкил итә. Бу уникаль педагогик коллектив белән, шулай ук учреждениенең уңайлы урнашкан урыны - Мәүлетов урамындагы урыны белән бәйле.

«Әлеге тенденция соңгы берничә елда саклана. Ул архитектор һәм дизайнер һөнәрен популярлаштыру белән бәйле, - дип саный А.Абзалов. - Сәнгать мәктәпләрен тәмамлаучылар булачак архитекторлар, интерьерлар, биналарның, урамнарның, мәйданнарның фасадлары дизайнерлары була. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында сәнгать мәктәбеннән башка архитектура юнәлешенә эләгү авыр». Ел саен өстәмә белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларның 12%-ы профильле урта һөнәри һәм югары уку йортларына уңышлы керә, дип өстәде А.Абзалов.

Бүген Казанда мәдәният өлкәсендә традицион өч баскычлы мәгариф системасы - «мәктәп – училище – вуз» урнашкан. Бу музыка һәм сәнгать өлкәсенә генә түгел, театр сәнгатенә дә кагыла.

«Әкият» балалар үзәге бинасында эшли торган иң өлкән 1-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе бүген сәнгать белеме флагманы булып тора. А.Абзалов искәртеп узганча, 80 елга якын тарихы эчендә ул күп кенә танылган чыгарылыш сыйныф укучыларын чыгарган: алар арасында Казан архитекторлары Рөстәм Зәбиров һәм Жанна Белицкая, рәссамнар Ильяс Айдаров, Александр Новиков һәм Фәридә Хәсәнова бар.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.09.2019
Видеорепортаж
23.09.2019 11:31
Казанда башлангыч һөнәри белемгә әзерлекне 25 сәнгать мәктәбендә алып була
Барлык яңалыклар