В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне 2-нче октябрьдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь). 2-нче октябрьдә Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Казанда Өлкәннәр көненә бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрә.
Шәһәрлеләр сорауларына РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР идарәсе, ТР Нотариаль палатасы, ТР техник инвентаризация бюросы, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Конституция суды, ТР Юстиция министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.
Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне 2-нче октябрьдә 9.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр «Бердәм Россия» партиясе рәисенең Карл Маркс ур., 31/7 адресы буенча урнашкан төбәк җәмәгать кабул итү бүлегендә һәм «Бердәм Россия» партиясенең шәһәр бүлегенең шәһәр районнарындагы җәмәгать кабул итү бүлегендә оештырылачак, дип хәбәр итә Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге. Җәмәгать кабул итү бүлекләренең адреслары, шулай ук белгечләрне кабул итү графигы белән сылтама буенча танышырга була.