Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.11.2025, 13:15

Казанда кышкы сезонга 22 шугалак, 83 хоккей тартмасы һәм 14 чаңгы трассасы әзерләнгән

Кремль яр буендагы шугалак яңадан ачыла

Денис Гордийко фотосы

Бу елгы кыш айларына Татарстан башкаласында яшәүчеләргә тимераякта шуу өчен барлыгы 105 урын әзерләнә. Тәгаенләп әйткәндә, 83 хоккей тартмасы һәм прокат пунктлары булган 22 шугалак – аларның 14-е ачык мәйданчыкта, 8-е боз сараенда булачак. «Ак Барс Арена», Җиңү паркы, Черек күл шугалаклары халык тарафыннан аеруча яратып йөри торган урыннар санала. Шулай ук өч еллык тәнәфестән соң, Кремль яр буенда да бозлы шугалак барлыкка киләчәк. Спортчылар һәм һәвәскәрләр өчен 14 чаңгы трассасы әзерләнә, шуларның сигезе яктырту системасы белән җиһазландырылган, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов.

«Физик тәрбия комитетыннан, район администрацияләреннән, Парклар һәм скверлар дирекциясеннән спорт объектларын: шугалакларны, чаңгы трассаларын, хоккей тартмаларын эшләтеп җибәрүгә тиешле игътибар итүләрен сорыйм. Һава шартларына бәйле рәвештә эшли торган объектлар бар, шул ук вакытта ясалма боз ареналары һәм чаңгы трассалары да бар бит», - дип ачыклык кертте шәһәр башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин.

Тау чаңгысы спортын яратучы профессионаллар өчен «Нагорный» комплексында иң биек ноктасы 50 метр булган 3 трамплин, прокат пункты булган тау чаңгысы сөзәклеге ачылачак.

«Хоккей тартмаларының барысы да кыш башлануга әзер булырга тиеш. Без инде хәзер үк район администрацияләре, идарәче компанияләр, Мәгариф идарәсе, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән бергә эшне башлап җибәрәбез һәм тәртипкә китерәбез», - диде Линар Гарипов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.11.2025
Видеорепортаж
24.11.2025 11:53
Казанда тимераякта шуу өчен 105 урын әзерләнә
Барлык яңалыклар