Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.03.2024, 13:57

Казанда БРИКС саммитына Пушкин урамындагы торак йортны төзекләндерәчәкләр

Объектта архив фотолары буенча койма һәм капка өлешләре торгызылачак

Фото: Марат Мөгыйнов

Казанда октябрь аенда узачак БРИКС саммитына Пушкин урамындагы 58 нче йортны төзекләндерәчәкләр. Бина – төбәк дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты, ул 1951 елда архитектор Рәшит Мортазин проекты буенча төзелгән.

Вакытлар узу белән йортның тышкы күренеше үзгәрмәгән диярлек, әмма капка, багана, тәрәзә уемнарының кайбер өлешләре, фасадтагы лампалар юкка чыккан. Моннан тыш, конструкцияләрнең локаль дефектларын бетерү таләп ителә.

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитетында хәбәр итүләренчә, реставрация проекты белән архив фотоматериаллары нигезендә Пушкин урамындагы койманың һәм капканың югалган өлешләрен торгызу каралган. Алар буенча эшчеләр чүкеп ясау һәм эретеп ябыштыру техникасында җитмәгән элементларны ясаячаклар, соңрак буяячаклар.

Шулай ук объектта ярылган урыннарны, балкон плитәләрен, цокольне ремонтлаячаклар, кирпеч стенаны, штукатурканы яңартачаклар, фасадның чыгып торган элементлары өстенә су агызу җайланмалары урнаштырачаклар, буяу эшләрен башкарачаклар.

Бина совет ампиры стиленә карый – ул Казанда Совет архитектурасының икенче күтәрелеше чорында төзелгән. Объектны кечкенә ансамбльгә җыйганнар, аның составына капка, таш цокольгә урнаштырылган ишегалды-терраса, шулай ук цоколь өлештән һәм кызыл кирпеч баганалардан торган тимер койма керә.

1960 елларда йортның беренче катында – танылган китап кибете, ә 2000 еллар башында «Ноты» кибете эшли. Хәзер бинада туй салоны урнашкан.

Моннан тыш, Казанда 1922-1932 елларда композитор Солтан Габәши яшәгән йорт реставрацияләнәчәк. Бина Лобачевский урамы, 12/32 адресы буенча урнашкан. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, аның тышкы стеналары һәм фасадлары авария хәлендә. Реставрация эшләрен БРИКС саммитына төгәлләү планлаштырыла.

Барлык яңалыклар