Соңгы елларда 164 мәктәп ашханәсе тулысынча яңартылган
Фото: Денис Гордийко
«Уку елы башына 19 мәктәптә балалар өчен туклану шартларын яхшыртачакбыз – мәктәп рестораны форматында эшләячәк ашханәләрне, азык-төлек блокларын ремонтлаячакбыз, беренче чиратта югары дәрәҗәдәге уңайлылык һәм туклануны оештыруны тәэмин итәчәкбез», - дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Ашханәләрдә ремонт барышын район башлыклары департамент хезмәткәрләре белән берлектә тикшерәчәк. Эшләр август уртасына тәмамланыр дип көтелә.
«Ашханәләрне реконструкцияләү безгә утыру урыннарын арттырырга ярдәм итә, чөнки мәктәп укучылары саны даими арта. Без әлеге уку елында сигез мең балага күбрәк булыр дип фаразлыйбыз», – диде Рөстәм Гафаров.
Мәктәп ашханәләрен модернизацияләүгә акчалар Татарстан Республикасы Рәисенең карары буенча республика бюджетыннан кече сыйныфлар өчен бушлай кайнар ризык сату программасы буенча бүлеп бирелә, дип искәртте Рима Мөхәммәтшина. 2023 елда 220 млн сум акча җибәрелгән. Казан мәктәпләренең аш бүлмәләренә ашханә җиһазлары һәм мебельне Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты сатып алырга ярдәм итә.
«Модернизация электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, канализация, вентиляция системалары челтәрләрен яңартуны һәм алыштыруны күздә тота, зур күләмдә отделка эшләре башкарыла. Департаментның мәктәп ашханәләренә кертемнәренең гомуми бюджеты быел 105 млн сум тәшкил итәчәк», – дип аңлатты спикер. Аларның 50 миллионнан артыгы – җиһазларга, 20 миллионы дизайн эшләүгә, җиһазлар сатып алуга һәм декорацияләүгә юнәлтеләчәк.
Төзелә торган дүрт уку йортында мәктәп ашханәләрендә тагын 2,9 мең урын барлыкка киләчәк. Аларны Сибгат Хәким урамында, Рауис Гәрәев урамында (186 нчы лицей янында), Салават Күпере торак районында һәм «Светлая долина» торак комплексында төзиләр. Аларның һәрберсе өчен, уку профилен исәпкә алып, индивидуаль дизайн-проект әзерләнә. Мәсәлән, Рауис Гәрәев урамындагы мәктәптә программа медицина һәм биология юнәлешендә булачак, ә Салават Күперендәге белем бирү учреждениесендә физика һәм химияне өйрәнүгә басым ясалачак.
«Балаларга сәламәт туклану» программасы реформасының икенче этабы башланганнан бирле, ремонт эшләре һәм мәктәпләр ачылу нәтиҗәсендә, ашханәләрдә утыру урыннары саны 11 меңнән артып китәчәк», - дип ассызыклады Рима Мөхәммәтшина.