Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). 18-19 гыйнвар көннәрендә православие дөньясы Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Казанда православие динен тотучылар өчен традицион коену урыннары өчен 5 махсус участок җиһазландырылган. Бу урыннарда куркынычсызлыкны кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре һәм ТР эзләү-коткару хезмәте коткаручылары тәэмин итәчәк.
Әйтик, крещение йоласын Яңа Савин районында - "Живоносный источник" (Кадышево ур., 12) Изге Ана иконасы хөрмәтенә гыйбадәтханә каршындагы купельләрдә башкарырга була. Идел буе районында Борисково ур., 54 адресы буенча урнашкан Югары Кабан күлендә һәм "Сокол" кафесы янында су коену өчен ике урын оештырылачак. Киров районында купельләр Казансу елгасында Нерукотворный образ Христа Спасителя храмы янында һәм Никольский чиркәве янындагы Иделдә (Идел буе ур., 32) булачак.
Коену урыннарында су 19 гыйнварда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр изгеләндереләчәк.
Йола үткәрү урыннарында бәйрәм итү өчен кирәкле шартлар тудырылачак, шәһәрнең гражданнарны яклау, ашыгыч медицина ярдәме, полиция хезмәтләре җәлеп ителәчәк.
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе республика кунакларына һәм халкына су керү йоласын тәэмин итү буенча куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә.
- Бәкедә су коеныр алдыннан тәнне җылытырга кирәк.
- Аяк сизгерлеген югалтмас өчен, бәкегә уңайлы, шумый торган һәм җиңелчә аяк киемендә якын килергә кирәк. Бәкегә барып җитәр өчен оекбаш кигән очракта, яхшырак булачак. Резин аяк киемнәре дә уңайлы булачак, алар шулай таш һәм тоздан аякларны саклый һәм бозда шуарга ирек бирмәячәк. Су керү урынына барганда, исегездә тотыгыз, юл тайгак булырга мөмкин. Акрын барыгыз.
- Суга төшкәндә, баскычның тотрыклы булуын тикшереп карагыз. Һәрхәлдә, суга аркан төшерү уңайлы булачак, су керүчеләр аның ярдәмендә судан чыга алачак. Арканның икенче очы яр буенда ышанычлы беркетелгән булырга тиеш.
- Иң яхшысы - муеннан суга чуму, әмма башны юешләретгә түгел, бу баш миенең кан тамырларын рефлектор рәвештә тарттырмас өчен эшләнә; беркайчан да баш белән чумарга ярамый. Суга сикерү һәм суга баштанаяк чуму киңәш ителми, чөнки бу температураның югалуын арттыра һәм салкыннан шок хәленә китерергә мөмкин.
- Суга кергәндә беренче тапкыр сезгә кирәкле тирәнлеккә тиз ирешергә тырышыгыз, әмма йөзмәгез. Исегездә тотыгыз, салкын су сулышны ешайтырга мөмкин, әмма бу нормаль күренеш.
- Организмның суынуын булдырмас өчен, бәкедә 1 минуттан артык тормагыз.
- Әгәр балагыз сезнең белән булса, су астына төшкәндә аны күзәтегез. Куркып калган бала йөзә белүен җиңел генә оныта ала.
- Бәкедән чыгу җиңел түгел. Чыкканда, тоткага тотынмагыз, моның өчен коры сөлгеләр, бәке кырыеннан кар файдаланыгызз, су алып тиз һәм энергияле күтәрелергә мөмкин.
- Вертикаль хәлдә чыгу авыр һәм куркыныч. Боз астына китәргә мөмкин. Үзара ярдәм кирәк.
- Су коенганнан соң үзегезне дә, балагызны да коры сөлге белән сөртегез һәм коры кием киегез.
- Иммунитетны ныгыту һәм өшемәс өчен иң яхшысы алдан әзерләнгән термостан җиләк-җимеш кушылган кайнар чәй, дип хәбәр ителә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтында.