18-нче гыйнвардан 19-нчы гыйнварга каршы төндә шәһәр гыйбадәтханәләрендә бәйрәм гыйбадәтләре узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). 18-нче гыйнвардан 19-нчы гыйнварга каршы төндә Казан гыйбадәтханәләрендә православие динендәге иң төп бәйрәмнәрнең берсе – Хач ману бәйрәме узачак. Алар тәмамлангач, барлык гыйбадәтханәләрдә һәм кайбер ачык сулыкларда суны изгеләндерү чины башкарылачак.
Шуннан соң купельләрдә традицион коенулар башланачак. Быел барлык теләүчеләрне махсус әзерләнгән мәйданчыклар көтә: Красная Горка бистәсендә урнашкан Никольск гыйбадәтханәсе янындагы купель һәм Югары Кабан күлендәге ике купель. «Живоносный Источник» Изге Ана иконасы хөрмәтенә төзелгән храмда ябык купель урнаштырылачак, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәтендә.
Никольск чиркәве янында (Красная Горка бистәсе, Приволжская урамы, 32);
Югары Кабан күлендә «Сокол» кафесы янында (Ферма Шоссесы ягыннан);
Илия пәйгамбәр хөрмәтенә мәхәллә белән янәшә (Борисково бистәсе, Борисковская урамы 54);
«Живоносный Источник» Изге Ана иконасы хөрмәтенә төзелгән храм янындагы купель (Савиново бистәсе, 5 нче Кадышеурамы).
Һәр купель янында полиция хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм бригадалары, шулай ук ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган коткаручылар кизү торачак.
Быел Казансу елгасы буенда төзелгән Спас Нерукотворный храм-һәйкәле янында суны изгеләндерү булмаячак. Махсус комиссия карары нигезендә, Казанның бу өлешендә җиһазландырылган купеллар куркынычсыз түгел, елгада су коену тәкъдим ителми.
Барлык мәйданчыкларда суны изгеләндерү 19-нчы гыйнвар көнне 10.30 сәгатьтә узачак.
Тәкъдим ителми / тыела
Бәкедә коену буенча каршылыклар
Түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тәкъдим ителә