Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.08.2023, 13:25

Казанда юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасына октябрьгә тагын дүрт светофор объекты тоташтырылачак

Казанда автомобильләр саны 2005 елдан 300 меңнән артыкка арткан

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче август, Диана Жиленкова). Быел юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасына Казанда өстәмә рәвештә 21 светофор объекты тоташтырылачак. Бүгенге көндә 17 җайланмада эшләр башкарылган, калган дүртесендә 1 нче октябрьгә кадәр төгәлләнәчәк. Сүз Мамадыш тракты буенча шәһәрдән чыгу участоклары турында бара. Әлеге участок буенча шәһәрлеләрдән күпсанлы шикаятьләр килә, чөнки биредә тыгыннар зур. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.

«Секунд саен юллардагы вәзгыятьне бер киселештә генә түгел, ә тулаем алганда, янәшәдәге территорияләрдә, тулаем шәһәр буенча, автоматлаштырылган системалар буенча гына күрергә була, – дип ассызыклады Мэр Илсур Метшин. – Бу безнең «цифрлы шәһәр»нең бер өлеше, без системалы рәвештә эшлибез. Ситуацияне җайлы идарә итәргә, теләсә нинди үзгәрешләргә оператив рәвештә җавап бирергә ярдәм итә».

Шәһәр башлыгы сүзләренчә, бүгенге көндә Казандагы юл чатларының яртысы диярлек датчиклар белән контрольдә тотыла, аларның өлеше ел саен арта. Юл-транспорт инфраструктурасы буенча барлык камилләштерүләр шәһәрнең хәрәкәт функциясен тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Бу светофор объектлары гына түгел, ә юл билгеләренә, навигациягә, парковка киңлегенә кагылышлы чаралар комплексы да.

«XXI гасыр үз кагыйдәләрен кертә, автомобильләшү арта. 2005 елда Меңьеллыктан соң Казанда 137 мең автомобиль теркәлгән, 2023 елда – 451 мең. Менә без нинди тизлек белән барабыз. Әлбәттә, казанлыларыбызның иминлеге безне шатландыра, кайбер гаиләләрдә ике-өч машина булырга мөмкин. Әмма без шулай ук бу юл-транспорт ситуациясен кыенлаштыруын да аңларга тиешбез», – диде Илсур Метшин.

Шәһәргә «паралич» янамый, әмма тиз хәрәкәт итүгә өметләр аз, дип дәвам итте ул. Моннан тыш, ишегалларында автомобиль хуҗалары һәм җәяүлеләр арасында киеренкелек арта. «Без кул кушырып утырмыйбыз, кая барганыбызны беләбез. Бу мәсьәлә өстендә Республика Рәисе ярдәме белән системалы рәвештә эшлибез», – дип билгеләп үтте Мэр, юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы шәһәрдә автомобиль хәрәкәтен тизләтү һәм тәртипкә китерү ысулларының берсе булып тора, дип өстәде.

Илдар Шакиров сөйләвенчә, юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасына ТР башкаласының 212 төп юл чаты тоташтырылган. Объектлар әлеге система белән бәйле булмаган участокларда дистанцион идарә итүнең 169 модемы урнаштырылган. Моны исәпкә алып, шәһәрнең 90% тан артык светофоры һәм киселешләре читтән торып идарә ителә.

«Әлеге модемнарны урнаштыру реаль вакыт режимында светофор объектларының эшчәнлеге турында мәгълүмат алырга, координация планнарын кертергә һәм светофорларның эш режимын тәүлекнең вакыты буенча диспетчер үзәгеннән читтән торып үзгәртергә мөмкинлек бирә», – дип уртаклашты Илдар Шакиров.

Бүгенге көндә ТР башкаласында автобус полосалары белән 47 урам бар, аларның гомуми озынлыгы – 125 км. 1 мең кешегә 155 метр тирәсе туры килә. «Бу ил буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе», – дип ассызыклады спикер һәм автобусларның эксплуатация тизлеге – сәгатенә 21 км, троллейбусларның сәгатенә 18 км дәрәҗәсендә саклана дип өстәде.

Эшләр комплексы 76 авария-хәвефле участокта «Хәвефсез сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча узды. Мәсәлән, 9 мең кв. метрдан артык мәйданда асфальт-бетон япма ремонтланган, озынлыгы 1,5 меңнән артык булган җәяүлеләр өчен койма һәм 358 юл билгесе урнаштырылган, 39 участокта юл билгеләре үзгәртелгән, 32 яктырту терәкләре җиһазландырылган.

Өстәмә рәвештә муниципаль акчалар хисабына өч юл чатында светофор объектлары урнаштырылачак, иң проблемалы 40 участокта проекцияле җәяүлеләр кичү урыннары җиһазландырылачак.

Барлыгы «Юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы» МКУ балансында 41 меңнән артык юл билгесе, 6 меңнән артык светофор, үзгәрүчән мәгълүмат таблосы һәм делиниаты бар. Агымдагы эчтәлек кысаларында 1 мең юл билгесен өстәмә урнаштыру буенча эшләр башкарылган, 300 идарә шкафы һәм 1,5 мең юл хәрәкәтен көйләү чарасы тиешле халәткә китерелгән.

Машина йөртүчеләргә җәяүлеләрнең сулга яки уңга борылу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү өчен 710 мәгълүмат секциясе сатып алынган, аларны урнаштыру тәмамланып килә.

Уку елы башланыр алдыннан биш җәяүлеләр кичүендә мәктәпләр һәм балалар бакчалары янында Т-7 тибындагы светофорлар урнаштырыла.

Моннан тыш, шәһәрдә тыгыннарны киметү өчен чаралар комплексы эшли. Бу бердәм машина кую урыны, иртәнге алтыдан кичке тугызга кадәр максималь авырлыгы 15 тонна булган йөк машиналарының шәһәр үзәгенә керүен чикләү. Шулай ук иң күп йөри торган 30 участокта сул якка борылышлар гамәлдән чыгарылган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 28.08.2023
Видеорепортаж
28.08.2023 12:49

Казанда юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасына октябрьгә тагын дүрт светофор объекты тоташтырылачак

Барлык яңалыклар