В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр ике айга эксперимент сыйфатында кертелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Казанда 11-нче июньнән ике айга эксперимент тәртибендә «Җиңү проспекты» метро станциясе – Жиркомбинат» 111c номерлы сезонлы автобус маршруты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк.
Казан май комбинаты юнәлешендә автобус түбәндәге тукталыш пунктлары аша бара: «Жиркомбинат», «СНТ «Горизонт», «СНТ «Танкист», «CHT «Содружество», «CHT «Луч».
Казан - Боровое Матюшино автомобиль юлы буйлап автобус түбәндәге тукталыш пунктлары аша уза: «Станция Спортивная», «Времена года» торак комплекслары.
Автобус уза торган юлларда маршрут күрсәткечләре урнаштырылачак.
Моннан тыш, 111с номерлы автобус маршрутының эш режимы озайтыла: «Җиңү Проспекты» метро станциясе тукталыш пунктыннан соңгы рейска ул 19:00 сәгатьтә китәчәк, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.