23-нче ноябрьдән бу урам буйлап хәрәкәт ике яклы булачак.
Фото: Денис Гордийко
Шулай итеп, Нигъмәтуллин урамында хәрәкәт ике яклы булачак, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында. Хәзерге вакытта әлеге урамда хәрәкәт берьяклы - С.Хәким урамыннан Чистай урамына таба.
Моннан тыш, С.Хәким урамы буйлап, Нигъмәтуллин урамыннан алып С.Хәким урамындагы 41-нче номерлы йортка кадәрге, шулай ук С.Хәким урамындагы 41-нче номерлы йорттан Чистай урамындагы 82-нче номерлы йортка кадәрге участокларда җирле юл буенча берьяклы хәрәкәт оештырыла.
Автомобильчеләргә игътибарлы булырга һәм урнаштырылган юл билгеләренә таянып хәрәкәт итәргә кирәк.